ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Поздравляем вас со светлым праздником Рождеством Христовым!

Седьмого января весь православный мир отмечает один из самых светлых духовных праздников - Рождество Христово.

Праздник Рождества приносит в сердца миллионов христиан огромную радость обретения надежды и любви к миру. Он рождает в человеке желание творить добро, помогать людям, поддерживать тех, кто нуждается в сочувствии и сострадании.

Религия учит добру, милосердию и человеколюбию. А значит, она помогает нашему миру становиться лучше, гуманнее, справедливее. Чем крепче вера в сердцах людей, тем духовно сильнее они становятся, тем больше сил отдают они созиданию, творчеству во благо процветания своей родины.

Поздравляем всех сограждан с Рождеством! Желаем всем мира, добра, здоровья телесного и духовного. Пусть этот праздник укрепит ваши душевные силы и волю к упрочению дружбы и взаимопонимания между представителями разных конфессий и народов.


31
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәбез! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Якынлашып килүче Яңа 2018 ел Сезнең өчен, игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын, тормышыгызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен. Яңа ел сулышы Сезгә яшәү дәрте өстәсен,киләчәккә ышаныч, сөенечләр бүләк итсен!


29
декабрь, 2017 ел
җомга

     23 декабрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча  ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.

     Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы гадәттәгечә Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.

Язгы-кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Барлык район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр.

      Район хуҗалыкларына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны киләсе елның 1 апреленә хәтле, азык әзерләү комбайннарын-10 майга хәтле, урып-җыю техникасын, икмәкне чистарту машиналарын, аралау линияларын хәм киптерү машиналарын 1 июльгә хәтле әзерләп бетерүне тәэмин итү бурычы куелган.

Алан  урта гомумбелем бирү мәктәбендә кышкы каникуллар вакытында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр  дәвам итә. 27 декабрьдә  9 сыйныф укучылары математика укытучысы Низамов И.Ф. белән берлектә стандарт булмаган мәсьәләләр чишеп әлеге фән буенча белемнәрен ныгыттылар. Кышкы каникул чорында 9 сыйныфлар өчен төрле фәннәрдән имтиханга әзерлек буенча барлыгы 7 консультация планлаштырылган.

Бу чараның максаты: балаларны әйтемнәр һәм мәкальләр белән таныштыру, аларның ничек барлыкка килүләре турында аңлату иде.  Ахырдан  уен формасын да мәкальләр әйтешү булды (мәкальнең башын китапханәче, ә ахырын балалар әйтте).

Актив укучыларыбыз китаптагы әдәби геройлар, әкият дөньясы белән танышалар, журналлардагы кроссвордларны чишәләр, китап геройларын рәсемгә төшерәләр. Үзләренә охшаган китапларны өйләренә укырга алалар.

Беренче тур нәтиҗәләре буенча, әлеге турда катнашу өчен  6  тәрбияче  сайланган иде. Безнең балалар бакчасыннан  Хисамутдинова Л.Н  һәм Фаляхиева Г.И.  катнашты. Бәйге 2 турдан торды. Беренче турда катнашучылар   кызыклы  һәм  үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырдылар. Икенче өлештә  катнашучылар мастер-класслар күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да бик яхшы  чыгыш ясадылар. Катнашучыларга район мәгариф бүлегенән килгән жюри  әгъзәләре бәя бирде. Нәтиҗәләргә килгәндә,Хисамутинова Л.Н. призер, ә Фаляхиева Г.И. лауреат исеменә  лаек булды. Барлык катнашучыларга да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларга алга таба да уңышлар, биек үрләр телибез!

Аның өчен алдан ук план төзелә. Планга әти-әниләр, балалар, хезмәткәрләр  белән төрле темага әңгәмәләр кертелде. Балалар белән янгын куркынычсызлыгын булдырмау өчен рәсем бәйгесе игълан ителде. “Янгыннарны булдырмыйк!   папкасын , әти-әниләр  почмагын  материаллар белән тулыландыру планга кертелде. Бүген тәрбияче “Янгынның телләре яман!”  дигән темага әңгәмә уздырды. Әңгәмәдән соң балалар янгынны булдырмас өчен, барлык саклану чараларын үтәргә кирәклеген аңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International