ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2017 ел
җомга

Бәйрәмебезгә  Кыш бабай ,Кар кызы , Яңа ел һәм күп кенә  башка кунаклар килгән иде.Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак, ярты ел буена уздырылган иҗади конкурсларга  нәтиҗә ясау белән башланып китте. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннарга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен.Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!

Гомумән, М.Хәсәновның мул иҗат мирасы тематик колачы  һәм заманы өчен актуаль яңгырашы белән узган гасырның илленче - сиксәненче елларындагы татар әдәби процессының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.  

Үз кулларыбыз белән тудырган бу матурлык авыл халкын озак вакыт сөендереп торыр дип ышанасы килә.

25 декабрь көнне Теләче 2 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмауны профилактикалау буенча “Яшелут 2018” республикакүләм бәйгенең район сайлап алу туры булып узды. Бәйге ике этаптан: теоретик һәм практик өлештән торды. Теоретик өлештә тәрбиячеләр юл йөрү кагыйдәләрен камил белүләрен күрсәтеп, 20 сораудан торган имтихан  бирделәр .Икенче практик өлештә  конкурста катнашучылар балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча, төрле ысул һәм алымнар кулланып, балалар белән оешкан белем бирү эшчәнлегеннән 10-15 минутлык  шөгыль-фрагментлар күрсәттеләр.

22 декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары арасында  “Яңа ел  әкияте” исемендә бәйрәм кичәсе үткәрелде.Бу чара үзенең кызыклы сценарие, күз явын алырдай костюмнары белән һәркемнең исендә калды.Һәр сыйныф укучысының актив катнашуы да сөендерде.

Яңа ел – балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Һәр кеше Яңа елны түземсезлек белән көтә, ниндидер  могҗизага өметләнә... 23 нче декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 1-6 сыйныф укучылары арасында Яңа ел кичәсе үткәрелде.Бәйрәм чарасы бик күңелле үтте.Мәктәптә бәйрәм рухы хөкем сөрде.Барлык укучылар да  Яңа ел кичәсенә ныклап әзерләнгәннәр, һәр укучы тамашачылар алдында матур итеп чыгыш ясады.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында 9, 11 сыйныф укучылары өчен  консультацияләр уздырыла. Бүген 9 сыйныф укучылары рус теленнән “Морфология” бүлеге буенча теоретик белемнәрен ныгыттылар. Омоним формаларына гомуми күзәтү ясадылар. Җөмлә кисәкләрен анализладылар. Дәүләт йомгаклау аттестациясе биремнәре буенча практик эшчәнлекләрен камилләштерделәр.

Бу бәйрәмдә барлыгы 80ләп укучы һәм аларның әти-әниләре катнашты. Театр, җыр һәм бию сыйныфларында укучы балалар төрледән-төрле конкурсларда катнашып, бәйрәмне тагын да рухландырып җибәрделәр.  Бәйрәм җыр биюләр белән үрелеп барды. Балаларга иң охшаганы отышлы лоторея уены булды. Ә бәйрәм ахырында Кыш Бабай барлык балаларга да яңа ел тәм-томнары өләште.

Кышкы каникуллар башланды. Алан  урта гомумбелем бирү мәктәбендә кышкы каникуллар вакытында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр  оештырыла. 25 декабрьдә  11 сыйныф укучылары математика укытучысы Каюмов А.А. белән берлектә тематик мәсьәләләр чишсә, рус теле укытучылары Зинатуллин Ф.В., Шәрәфиева В.М. балаларга  үз фәннәре буенча консультация үткәрде.

23 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте.  Укучыларыбыз бәйрәмдә “ Хуш киләсең Яңа ел!” программасы белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясау, уку алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте. Иҗади конкурсларга да нәтиҗә ясалды. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннар, сюрпризларга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен. Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International