ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

                                                                       

Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов Үзәк бистәсендә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое,Ленин ордены,”Урак хәм Чүкеч” алтын медале иясе Гөлбикә Кәримова белән очрашты.

Ярышларда республиканың 27 районыннан 350 гә якын яшь бадминтончы катнашты. Безнең район җыелмасын Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа һәм Максабаш мәктәбе балалары тәшкил итте. Балалар уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. 

Бүген 10 сәгатьтә “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында залында ТР Икътисад министрлыгы белгечләре тарафыннан  традицион “Бизнес-десант” проекты  үткәрелде. Эшлекле һә җылы атмосферада узган һәм чәй табыны белән тәмамланган очрашуга районыбыз эшмәкәрләре чакырулы иде. Биредә аларга бизнесны үстерү, административ басымга каршы тору серләренә өйрәттеләр, эшмәкәрләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме һәм башкалар турында сөйләделәр. Бизнес-дәресне ТР Икътисад министрлыгы вәкиле  Константин Бахмутов алып барды. Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Миңнегулов катнашты һәм чыгыш ясады.

8 декабрь көнне районыбыздан бер төркем делегация белән, Балалар  иҗат үзәгененән  өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Захид кызы., Чаллы шәһәрендә үткәрелгән Россиякүләм фәнни гамәли конференциядәкатнашып кайттылар. “Мәдәни аралашу” дип исемләнгән фәнни- мәдәни проектта, республикабызда яшәүче төрле милләт вәкилләре белән дус-тату яшәү  серләренә төшендерү максаты куелган иде. Методистлар, өстәмә белем бирү педагоглары, укытучылар һәм тәрбиячеләр  өчен төрле секцияләрдә семинарлар һәм мастер –класслар күрсәтелде.

9 сыйныф укучылары Семенова Э һәм Е. Домолазова авылның герое Ксенофонтов А.К. турында сөйләделәр һәм презентация күрсәттеләр.

Олы Мишә урта мәктәбендә бу көн уңаеннан сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр уздырылды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газизуллин Р.А. “Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик!” темасына бердәм дәрес үткәрде. Укучыларыбыз коррупциягә каршы төрле конкурсларда актив катнашалар. Шундый иҗат эшебез республика күләмендә 2 нче призлы урынны алды.

В этот вечер мы пригласили гостей за праздничные столы.  Песни, стихи, пляски долго не умолкали в этот вечер в клубе.  Всем понравился праздник.

 

1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы кысаларында  аеруча игътибар таләп ителгән инвалид балаларның өйләрендә булдылар, алар белән аралашып шәфкатьлелек һәм хөрмәт хисләрен белдерделәр. Момкинлекләре чикләнгән балаларның  хәлләрен белү –аларга үзләрен җәмгыятьтә кирәкле кеше итеп тоярга мөмкинлек бирә, яраклашырга ярдәм итә.

Укучылар катнашында «Закон зурлар һәм балалар өчен " дигән информацион сәгать узды. Эшнең максаты: балаларны “закон”, “бурычлар”, “хокук” төшенчәләре белән таныштыру. Законга хөрмәт хисе тәрбияләү;  законнарның төрлелеген күрсәтү;  хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәнүләр  "Кеше хокуклары" дип ясалган плакатта күзәтелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International