Биергә теләкләрендә булган югары сыйныф укучылары белән даими рәвештә очрашып торабыз һәм аларның биюгә булган сәләтләре көннән-көн арта гына бара. 8 нче декабрь кичендә берләшмәгә йөрүче укучылар белән «Сәламәтлек һәм бию» дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Биюнең сәламәтлеккә булган йогынтысын, алай гына да түгел, бию начар гадәтләргә вакытны калдырмавын да ассызыклады яшьләр. Һәм әңгәмә, әлбәттә инде , өйрәнгән биюләрне кабатлау белән тәмамланды.
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Республиканың бер генә төбәге дә әлеге ункөнлекне читләп узмый. Бездә, Айдар мәдәният йортында да, китапханә белән берлектә, 9 декабрь көнне инвалидлар бәйрәменә карата «Самовар артында чәй эчик» дип исемләнгән концерт куелды. Килгән кунаклар хөрмәтенә матур җырлар,дәртле биюләр һәм кызыклы миниатюралар күрсәтелде. Шулай ук Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәмне җанландырып җибәрделәр. Изге теләкләр теләп, күчтәнәчләр ,бүләкләр өләштеләр.Бәйрәм чәй табыны белән үрелеп барды.
Һәрбарчабыз да, бер җылы сүзме ул, физик яисә матди ярдәмме, мөмкинлегебездән чыгып, үзебезнең аларга булган ихтирамыбызны, игътибарыбызны күрсәтсәк иде, дигән теләктә калдык.
15 сентябрьдән 1 декабрьгә кадәрь экология елы уңаеннан Республика яшьләр китапханәсе “Мой край, я за тебя в ответе” дип исемләнгән конкурс игълан итте. Әлеге конкурста Иске Җөри авылы китапханәсенең китап укучылары Хуснутдинова Альфия һәм Ибрагимова Динә катнашты. Нәтиҗәдә әлеге укучыларыбыз диплом белән бүләкләнде.
Алар арасында җәмгыятьнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүне искәртеп торучы — Халыкара инвалидлар көне дә бар. Бу көн календарьга юкка гына кертелмәгән. Чөнки, безнең җәмгыятьтә сәламәт кешеләр белән беррәттән инвалидлар да яши. Аларга үзләренең бөтен сау-сәламәт кешеләр кебек тигез хокукка ия икәнлекләрен, тирә-юньдәгеләрдән, авылдашлардан ярдәм сорап һәрвакыт мөрәҗәгать итә алуларын төшендерү бик мөһим.
9 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә оештырылган “Бүләк итик йөрәк җылысын” дип исемләнгән очрашу кичәсенә авылыбызда яшәүче тумыштан, балачактан инвалид булган кешеләр һәм аларның опекуннары чакырылды. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр бу көнне көтеп ала, чөнки бу көн-алар өчен күңел ачу, бер-берсе белән очрашу, бәйрәм көне. Бәйрәм чарасында алар хөрмәтенә изге теләкләр, “Тамчы” клубына йөрүче балалар тарафыннан матур шигырьләр, җыр-биюләр, кызыклы скетчлар бүләк ителде, Кыш бабай һәм Кар кызыннан күчтәнәч-бүләкләр кабул итеп алдылар. Кичә чәй табыны артында җылы һәм күтәренке рухта узды.
Әлеге бәйрәм Россиядә 2007 елдан үткәрелә башлады. Бу көнне илебез үзенең данлы улларын- Советлар Союзы, Россия геройларын, Социалистик Хезмәт геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтли. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Илебезнең батыр уллары” исемле батырлык сәгате үтте. Батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән сорауга җавап эзләнде. Бөек Ватан сугышы геройлары хәтердә яңартылды.
Запрет на получение вознаграждений и подарков от физических и юридических лиц лицами, замещающими государственные и муниципальные должности, должности государственной гражданской и муниципальной службы, содержат Федеральные законы «О противодействии коррупции» (п. 7 ч. 3 ст. 12.1.),«О государственной гражданской службе Российской Федерации» (п. 6 ч. 1ст. 17) и «О муниципальной службе в Российской Федерации» (п. 5 ч. 1 ст. 14).
Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның урынбасарларының авыл эшмәкәрләре, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, өч һәм аннан күбрәк сыер асраучылар белән очрашулары дәвам итә.
Кичә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмәтенә мөнәҗәтләр, салават әйтү белән башланып китте. Авылыбыз абыстае Гөлчирә апа Әскарова тарафыннан Мәүлид догасы укылды, вәгазь сөйләнде. Кичәбез милли ризыклардан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.
Аны китапханәгә яңа кайткан балалар китаплары белән таныштырды. Аларның рәсемнәрен күрсәтеп, әкиятләрен укыды. Гөлчәчәк бик шат калды.
Инвалидлар декадасы уңаеннан бүген Максабаш башлангыч мәктәбе укучыларына "Шәфкатьлелек бизи кешене" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Соңыннан укучылар дуслык, шәфкатьлелек турында җырлар җырладылар һәм мультфильмнар карадылар.