ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

12 нче ноябрь  көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында 2002 нче елгы һәм өлкәнрәк, 2003 нче елгы һәм кечерәк төркемнәрдә Төньяк – көнбатыш лига буенча Татарстан Чемпионаты  булып узды. Баландыш төп мәктәбе  командасы III урынны яулады. Җитәкчеләре:  Заббаров А.Ф. Котлыйбыз!

10 ноябрь көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә ”Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укытучы Сибгатуллина А.Т.  укучыларга сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында аңлатты.Чара баршында укучылар үзләренең белемнәрен практик эш белән ныгыттылар.

На мероприятие были приглашены:  представитель  Северного территориального управления Министерства экологии  и природных ресурсов Республики Татарстан, специалист I категории Латыш Фирдауса Камилевна,  методист отдела образования Тюлячинского района по дошкольному образованию Саетова Анна Николаевна, методист отдела образования Тюлячинского района Нигематзянова  Гузелия  Загидовна.

Саф һавада уеннарны балалар бик яраталар. Бүген, зурлар һәм мәктәпкә эзерлек төркеме балалары бик кызыксынып саф һавада татар халык уеннарын уйнадылар. Нинди генә һава торышы булмасын,  саф һавада булу балалар өчен бик файдалы.  Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар.

Теләче җирлекара китапханәчеләре һәм китап укучылар  Архангельск өлкәсендәге Соломбаль китапханәсенең "Шергинны бергәләп укыйбыз" дигән акциясендә катнаштылар.  Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан  үткәрелде. Теләче җирлекара китапханәсе, акциядә катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.

Әлеге чараның максаты: Астрид Линдгред иҗатына карата кызыксынуны арттыру, мавыктыргыч уен ярдәмендә китап укуга тарту, гомуми бурычларны хәл итә һәм алган белемнәрне төрле ситуацияләрдә иҗади куллана белергә өйрәтү иде. Уенда катнашып балалар үзләренең сүзлек байлыгын арттырдылар һәм күзаллау сәләтен үстерделәр.

10 ноябрь  көнне,  Олы Нырсы авыл китапханәсендә яңа кайткан китаплардан “Яңа китап - иң якын дус” дип исемләнгән  күргәзмә оештырылды. Китаплар буенча әңгәмәләр үткәрелде. Китапханәгә килә алмаучыларга,  китаплар өйләренә ителде.

09 ноября 2017 года в День качества в селе Большая Меша Тюлячинского района начальником Арского территориального органа Госалкогольинспекции Республики Татарстан Кадыровым Б.И. и начальником отдела развития и координации внутреннего рынка Арского территориального органа Госалкогольинспекции Республики Татарстан Абдуллиной Л.И. с участием главы Большемешского сельского поселения Тюлячинского района Маннапова Г.А. проведена встреча с населением из близлежащих населенных пунктов.

2017 елның  8 ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәге белгечләре,  « Возьмемся за руки, друзья!»  дип исемләнгән программа кысаларына таянып, исәптә торган балалар  белән дәрес үткәрделәр.

8 нче ноябрь көнне Теләче мәктәбендә 9, 11 сыйныфлар өчен математика фәненнән имтиханнарга әзерләнү тестлары үтте. Бу тестларда Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары да катнашты. 10 нчы ноябрь көнне рус теленнән дә имтиханнарга әзерләнү тестлары үтәчәк.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International