ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Ярыш нәтиҗәсендә Теләче муниципаль районы 2 нче урынга лаек булды. 1 нче урынны Мамадыш, 3 нче урынны Саба, 4 нче урынны Кукмара районнары алды.

2017 нче елның 13 нче ноябрьендә  балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зиннәтова Г.Р. “Син узең генә түгел!” программасына нигезләнеп балигъ булмаган бала белән шәхси дәрес уткәрде. Дәреснең максаты- суицидны кабат булдырмау, тормышка дөрес караш үстерүгә юнәлтелгән иде.

7 нче ноябрьдән  10 ноябрьгә кадәр  районыбызның бер төркем укучылары “Мәскәү –Мәскәү өлкәсе” маршруты буенча  сәяхәт кылдылар.Бу мавыктыргыч сәяхәттә Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе  укучылары да катнашты: Камалиева Рәфинә -  9 кл, Шарипова Зәринә – 10 кл

Ярышта 2003 нче елгы егетләр hәм кызлар hәм яшьрәкләр, 2002 нче елгы hәм өлкәнрәкләр катнашты. Ярышта Әтнә, Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Питрәч hәм Теләче районнары катнашты.Уеннар, традицион рәвештә ялгыз, парлы hәм катнаш разрядларда узды. Катнашучылар саны 126. Уен нәтиҗәләре буенча, өстәмә белем бирү педагоглары Алмаз Фоат улы Җәббаров, Әсхәт Тимершаех улы Нәҗметдинов бадминтончылары 2003 нче елгы егетләр һәм кызлар һәм яшьрәкләр, 2002 нче елгы hәм өлкәнрәкләр 3нче урыннарны яуладылар.

Әлеге чарада татар көйләре, җыр- бию, нәфис сүз кебек һәм "Орчык өмәсе" фольклор күренешләр күрсәтеледе. Эчтәлекле фестиваль - концерт тамашачы күңелендә дә якты истәлекләр уятты. Үзешчәннәрне чын йөрәктән алкышларга күмделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International