ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Тыйнак табигатьле каләмдәшебез” исемле күргәзмә төзелде. Л. Хәмидуллин әдәби иҗат эшен алтмышынчы елларның ахырларында хикәяләр язудан башлый. Иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше – әдәби тәрҗемә. Аңа 1982 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Л.Хәмидуллин – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Шул уңайдан,  Шармыш авыл китапханәсендә “Покормите птиц зимой” дип исемләнгән акция старт алды һәм анда “Почемучки” клубына йөрүче балалар катнашты. Гадәттәгечә шул көнгә балалар үзләре эшләгән җимлекләрне элеп куялар. Балалар китапханәче сөйләгән маглүматларны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм викторинада катнаштылар.

13 ноябрь көнне мәктәптә, Сауш авылыннан чыккан күренекле шәхес Тәлгат Сираҗетдиновка 90 ел тулу уңаеннан, «Ул чын галим» исемле  искә алу кичәсе булып үтте. Укучылар Тәлгат Сираҗетдиновның тормыш юлы, иҗаты һәм фәнни ачышлары белән  таныштылар.

Әдәп ул – җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре дигән сүз, ягъни аралашу осталыгы, кешеләргә игътибарлы, инсафлы мөгамәлә, табигатьне ярату һәм аңа сакчыл караш. Шуңа күрә укырга – язарга яисә санарга өйрәтү белән беррәттән, нәниләргә әдәплелек күнекмәләре бирү дә бик мөһим. Әгәр бала әдәплелек кагыйдәләрен үзләштермәсә, аңа тормышта үз урынын табу авыр булачак. Китапханәче алып төшкән “Тәмле сүз” китабы нәкъ шул максатны күздә тотып төзелгән.

     11 ноябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча  ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.

     Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә  Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.

Шунысы куанычлы: бу экологик конкурста җиңү яулаучылар  арасында безнең Теләче 2нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Захидуллин Захит та бар.Захит “Чиста яр” конкурсының «Иң яшь катнашучысы» номинациясендә җиңү яулап, Мактау грамотасы  һәм кесә телефоны белән бүләкләнде. Аны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

Максабаш башлангыч  гомум белем бирү мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре Гаязетдинова Ә.И. һәм Шәкүрова А.М. белән Учи.ру  педагогик осталык үзәге үткәргән рус теленнән “Русский с Пушкиным” ачык Мәскәү онлайн-олимпиадасында катнаштылар. Олимпиада нәтиҗәләре буенча  укучылар  диплом һәм мактау кәгазләре белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International