Теләченең 3нче балалар бакчасы педагоглары балаларда комда уйнауга кызыксыну уятырга омтылалар. Бу уеннар өч яшьтәгедән башланган балалар белән уздырыла, һәрбер төркемдә ясалма ком корабы булдырылган. Ком терапиясен педагог- психолог, логопед үз эшләрендә бик еш кулланалар.Ин әһәмиятлесе баланы кызыксындыра белү.
Теләче муниципаль районы белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә сулыкларда куркынычсызлык чаралары айлыгы игълан ителде. Шул исәптән, безнең Шәтке балалар бакчасында да айлык дәвамында үткәреләсе чаралар планы төзелде. Әлеге чаралар балаларның көзге һәм кышкы чорда куркынычсызлыгын тәэмин итүне максат итеп куя.Балалар һәм әти-әниләр белән төрле әңгәмәләр, чаралар планга беренче булып кертелде.
12 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында “Моңнар агыла туган якта” фестиваль концерты булып узды. “Самавыр агарттым әле, Су буена төштем дә” дип исемләнгән фольклор күренеш, үзешчән җырчыларның моңлы җырлары, бию төркемнәренең дәртле биюләрен тамашачы көчле алкышларга күмде.
14 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән суда, су буе объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү темасына сыйныф сәгате узды. Сыйныф җитәкчесе Хөсәенова Р.Г. балаларны су буйларында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.
Бу әсәрне яратып укыган һәр китап укучы чакырылды, киноны караганнан соң төп геройлар белән очрашу булды. Авылыбыз халкына фильм бик ошады.
Әлеге дата күрмәүчеләр тормышында булган борчуларга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан кабул ителә. Акция кысаларында 13 ноябрь көнне, Теләче Үзәк китапханә хезмәткәрләре начар күрүчеләргә китап - дисклар (говорящие книги) тәкъдим иттеләр. Шулай ук китапханәдә “Я вижу мир сердцем” исемле дисклардан торган күргәзмә эшләнде.
2017 елның 15 ноябрендә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча конкурс булып узачак.
Бу чараның максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы машиналарының хәм техникасының яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2018 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру тора.
Конкурс барышында, район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның сыйфатын, машина-трактор паркының торышын, кимчелекләр күрсәтелә торган ведомостьларның булуы, ремонт участокларының техниканы көзге-кышкы чорда төзекләндерү эшләренә әзерлеге хәм шулай ук, ремонт эшләрендә катнаша торган хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары, комиссия тарафыннан, тикшереләчәк.
Ак таяк – ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көннең исеме дә шуның белән бәйле. Ул 1987 елның 13нче ноябреннән билгеләп үтелә башлый, чөнки 13 ноябрь көнне тифлопедагогикага нигез салучы, Россия белән Францияда беренче тапкыр күрмәүчеләр өчен уку йортлары булдыручы - Валентин Гаюинын туган көне. Әлеге көн уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә “Сүнгән йолдыз яктысы” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күз күрүе начар булган кешеләрне дә китап укуга җәлеп итәргә мөмкин. Китапханә алар өчен дөньяны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Начар күрүчеләр белән эшләү максатыннан аудио китаплар һәм китапларны өйләренә илтеп бирү мөмкинлеге дә булдырылган. Кайда гына булмасын - урамдамы, транспорттамы, без аларга ярдәм итәргә һәм игътибарлы булырга тиешбез.
Әлеге чарада татар көйләре, гармун телләрендә тезмәләр, җыр - бию, нәфис сүз кебек һәм “Киндер чишмәсендә кичке уен” фольклор күренешләр күрсәтелде. Эчтәлекле фестиваль - концерт тамашачы күңелендә дә якты истәлекләр уятты.