ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

       Алан урта мәктәбенең башлангыч сыйныф  укытучылары  Хәсәнова Гөлсия Әхмәт кызы “Укучыларны тикшеренү эшләренә әзерләү”, Сафиуллина Әминә Тимергали кызы  “Математика, рус теле, татар теленнән фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар белән эш”, Олы Нырсы  урта мәктәбе укытучысы Сафина Рамиля Мансур кызы “Дәресләрдә фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар бәлән эшләгәндә яңа белем бирү технологияләрен куллану” дигән темага эш тәҗрибәсеннән мастер – класслар күрсәттеләр. Район методик берләшмә җитәкчесе Фархуллина Гөлнара Җәлил кызы “Фәннәрне авыр үзләштерүче укучыларның физиологик үзенчәлекләре” дигән темага чыгыш ясады.

             Башлангыч сыйныфларны укыту буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулла кызы тарафыннан семинарга йомгак ясалды.

Олы Кибәхуҗа  башлангыч мәктәбенә көзге каникулга китәр алдыннан Казаклар авылы китапханәчесе Рахматуллина  Альбина  килде. Ул укучылар өчен яңа китаплар алып килгән. Әңгәмә барышында укучылар  буккроссинг  турында да белделәр. Үзләре дә өйләрендә булган китапларны алыштырып укырга булдылар.

 Бу эш бик уңышлы гына дәвам итә.

13-18 ноябрь арасында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә инглиз теле атналыгы үтә. Атна дәвамында 2-9 сыйныф укучылары белән стена газеталары чыгару,башлангыч сыйныфлар белән  “Алфавит бәйрәме” уен- дәресе  үткәрү, “Инглиз телен өйрәнү күңелле була ала” дип исемләнгән викториналар, дәрестән тыш чаралар планлаштырыла. Бүген инглиз теле укытучысы Хәбибуллина Л.И. 5-6 сыйныф укучылары белән “Син инглиз телен яхшы беләсеңме?” темасына викторина үткәрде. 5 нче сыйныф укучылары викторина сорауларына актив һәм дөрес итеп җавап бирделәр.

Әлеге күргәзмәнең максаты балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, үзара аңлашу кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү. Тәкъдим ителгән материал ярдәмендә китап укучыларда кешеләрне ихтирам итү хисләре формалаштыру иде.

Ул "карау-тәрбияләү, кертү, җәлеп итү, үз составына алу" дигәнне аңлата. 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы  Федераль закон  илнең мәгариф киңлегенә  "инклюзив белем бирү" дигән төшенчәне кертте. Әлеге законның 2 статьясының 27 пунктында: "Инклюзив белем бирү - белемгә булган үзенчәлекле ихтыяҗларның төрлелеген һәм шәхси мөмкинлекләрне  исәпкә алып, белем алучыларның барысы өчен дә укуда тигез мөмкинлек тудыру" диелгән. Әлеге темага карата  15 ноябрь көнне МБМБУ  Саба 5 нче «Бэлэкэч» балалар бакчасында педагог-психологлар, логопедлар өчен семинар-киңәшмә узды. Бу семинарда безнең Теләче 3нче балалар бакчасыннан Шаймарданова М.Н.,Баева А.Г.катнаштылар.

15 ноябрь  көнне Олы Нырсы  гомумбелем бирү мәктәбенең физик тәрбия укытучысы  белән  берлектә китапханәче  Гиниятова Л.Г.  укучылар арасында  “Сәламәт тәндә -сәламәт  акыл” девизы астында“Күңелле уеннар” уздырдылар. Әлеге уенда 5-6 сыйныф укучылары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча “Җитезләр” командасы  җиңү яулады!

Очрашу барышында китапханәче балаларга көз аена кергән барлык айлар турында да яхшылап сөйләде. Балалар бик теләп агачлар, яшелчәләр темасына багышланган табышмакларга җаваплар таптылар һәм көз турында шигырьләр, рәсемнәр ясадылар. Шулай ук китапханәдә бу көнгә багышлап күргәзмә эшләнде.

Хәзерге заманда бик еш ишетелгән  бу  сүз нәрсәне аңлата соң? Коррупция – шәхси максатларда ачык  мөмкинлекләрдән файдалану дигән  сүз  ул. 14 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә, “Нәрсә ул коррупция” исемле күргәзмә куелды.

  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International