2017 елның 16 ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә“Тарту-мода түгел, мода- тартмау” дип аталган акция үткәрделәр. Акция кысаларына таянып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, буклетлар таратылды.
Шуңа күрә дә тәрбияче үз эшендә төрле алымнар куллана. Тәрбияченең балалар белән бер тигезлектә булуы зур урын алып тора. Мәсәлән, төзү материаллары белән уйнаганда, бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра. Балалар вак һәм эре төзү материалларыннан төрле корылмалар: өйләр, машиналар төзиләр.
Кечкенәләр олылардан карап, катлаулырак нәрсәләр төзергә өйрәнә. Уеннар вакытында балалар бер-берсе белән якыннан аралаша, бер-берсенә булышу, ярдәм итү хисләре белән яна. Тәрбияче эшләнгән һәр гамәлгә нәтиҗә ясый.
Республикакүләм фәнни- гамәли конференциядә Сауш төп мәктәбенең тарих укытучысы Гөлназ Гарифуллина һәм Алан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Кыямовалар катнашты.
Анда 5-11 сыйныфлардан 47 укучы катнашты. Җиңүчеләр hәм призерлар 17 ноябрь көнне билгеләнәчәк.
Олимпиадада 12 мәктәптән 44 укучы катнашты.
Анда 7-11 сыйныфлардан 34 укучы катнашты. Җиңүчеләр hәм призерлар Олы Нырсы, Олы Мишә, Шәтке, Алан, Теләче, Үзәк мәктәпләреннән.
Иске Җөри урта мәктәбе укытучылары Ибраһимова Светлана Нәгыйм кызы 3 сыйныфта әйләнә – тирә дөнья фәненнән “Каты халәттәге суның үзлекләре” темасына, Бариева Рәмзия Госман кызы 2 сыйныфта математикадан “Икеурынлы саннарны чагыштыру” темасына, Хайруллина Марсиля Миннеәхмәт кызы 3 сыйныфта татар теленнән “Берлек һәм күплек сандагы исемнәр” темасына, Шәрәфиева Дания Рамазан кызы 3 сыйныфта технологиядән “Гофрланган картоннан котлау открыткасы ясау” темасына, Җиһаншина Гөлия Рафик кызы 4 сыйныфта математикадан “Кем яки нәрсә тизрәк хәрәкәтләнә?” темасына, Мохтарова Гөлнур Тимербай кызы 1 сыйныфта “1-10 саннары. 0 саны” темасына ачык дәресләр күрсәттеләр.
15 ноябрь көнне “Батыр” спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем биру оешмаларының укучылары арасында II Спартакиаданың “Күңелле стартлар” ярышларын үткәрдек. Ярышларда 5-6 сыйныф укучылары катнашты.Барлыгы 6 мәктәптән 63 укучы иде.Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын – Теләче урта мәктәбенең №1 командасы
2 урын - Теләче урта мәктәбенең №2 командасы
3 урын – Олы Нырсы урта мәктәбе.
Өстәмә гомум белем бирү төрле яклы үсеш программаларының “Матрица” бүлеген тутыру өстендә эш алып барылды. Өстәмә белем бирү педагогы Вохмина Гулия Рашатовна чигү буенча мастер-класс күрсәтте.
10 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Рушания Ринат кызы Балык Бистәсендә уздырылган, “Фотосурәтләрдә һәм хатларда сугыш чалымнары” исеме астында узган буыннар очрашуында катнашты. Чара “Гаилә фотосурәтләрендә Бөек ватан сугышы” дип аталган республика конкурсы өчен җаваплылар белән берлектә үтте. Конкурсның төп шартлары, фотосурәтләрнең һәм хатларның дөрес форматлары белән таныштырып үтелде.