ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 15 ноябрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча тикшерү-конкурс булып үтте.

     Бу чаранын максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хужалыгы машиналарынын хәм техникасынын яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2018 елгы кыр эшләренә  әзерләүне оештыру тора.

15нче ноябрь көнне безнең балалар бакчасы педагог-психологы Зинатова Г.Р. Саба “Бәләкәч” балалар бакчасында республика күләм семинарда катнашты. Ул семинарда, башка якын-тирә районнардан килгән логопедлар һәм педагог-психологлар каршында, үзенең “Всезнайка” исемле балаларны мәктәпкә әзерләү буенча коррекцион-үстерелешле авторлык программасын тәкъдим итте.

Татарстан районнарыннан  Нократ Аланы шәһәренә йөзгә якын “Ак калфак” оешмасы вәкилләре җыелды. Киров өлкәсендә  татар хатын –кызларының милли мәдәни тормышны саклау һәм үстерүгә керткән өлеше, уңай тәҗрибәсе турында сүз барды.  

Бүгенге көндә без еш кына  таныш булмаган  “Толерант” сүзен ишетәбез.Уен формасында оештырылган бу кичәдә без менә шушы сүзнең мәгънәсен төшенергә тырыштык. Иң беренче балаларга “Толерант”,”Шәфкатьлелек” кебек сүзләрнең мәгнәсе аңлатылды, аннан соң алар бер берсенә мактау сүзләре әйтештеләр,төрле милләт халыкларының аермалы якларын таптылар.Һәр халыкның үзенә генә хас булган яшәү үзенчәлекләрен хөрмәт итәргә кирәк, дигән фикергә килдек һәм кичәбез ахырында дуслык турында китаплар укыдык.

  

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кояш Тимбикова -татар халкының Кояшы”исемле темага әдәби сәгать үткәрелде. Кояш Тимбикованың беренче иҗат тәҗрибәләре 1959нчы елдан күренә башлый. Җитмешенче - сиксәненче елларда ул авылның хезмәт кешеләрен,бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр “Сөлге булсын бүләгем” , “Шикәр Гайшә”, “Таяныч”, “Ут”, һ.б. иҗат итә. Аның аерым әсәрләре рус, украин, белорус, үзбәк, кыргыз, латыш һ.б. телләрдә дөнья күрә. Кояш Тимбикова – 1973нче елдан СССР (Татарстан)  Язучылар берлеге әгъзасы.

16 ноябрь көнне  Казан шәһәрендә узган   “Безнең заман” республикасында фестиваленең финал ярышларында  Теләче районы данын яклап җырчылар Илшат Салахиев, Ильсур Шайдуллин ,   “Ак калфак” бию төркеме һәм  “Теләче йолдызлары” вокаль ансамбле чыгыш ясады.

Кургәзмәдә язучының төрле елларда чыккан китаплары урын алды. Китап укучылар язучының иҗаты белән якыннан таныштылар.

Үткәреләсе мәдәни чараларда  да күбрәк  укучылар, бакчада тәрбияләнүчеләр катнаша.  Менә 14нче  ноябрь кәнне дә  китапханәче “Каенкай ”балалар бакчасында “Без китаплар яратабыз” дигән исем белән балалар китапларыннан күргәзмә оештырды.   Шулай ук аларны күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды.  Балаларга китаплар ошады. Киләчәктә укырбыз дип тәрбияче апалары китапларны алып калды.

16 ноябрь Иске Җөри авылы китапханәсендә  Язучы, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Кояш Закир кызы Тимбикованың тууына 80 ел (1937–2004)  тулу уңаеннан “Кояшлары белән якты безнең халык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.  Күргәзмәдә язучының тормыш юлы, иҗаты һәм әсәрләре чагылдырылды. Язучының китапларына күзәтү ясалды. Аның әсәрләрен укучылар яратып укый. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International