2017 елның 15 ноябрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча тикшерү-конкурс булып үтте.
Бу чаранын максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хужалыгы машиналарынын хәм техникасынын яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2018 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру тора.
Конкурс барышында, район хужалыкларында авыл хужалыгы техникасын саклауга куюның сыйфаты, машина-трактор паркының торышы, кимчелекләр күрсәтелә торган ведомостьларның булуы, ремонт участокларының техниканы көзге-кышкы чорда төзекләндерү эшләренә әзерлеге хәм шулай ук, ремонт эшләрендә катнаша торган хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары, комиссия тарафыннан, тикшерелде.
Әзерлекне тикшерүдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының урынбасары Т.Г.Тагирзянов, Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлегеннән терлекчелек секторы мөдире Р.Р.Насиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре хәм белгечләре катнашты.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәге хуҗалыкларга бирелде:
1 урын – ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгына 78 балл;
2 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгына 77 балл;
3 урын – ҖЧҖ «Таң» хәм ҖЧҖ «Теләче Агро»ның Сауш бүлекчәсенә 76шар балл белән бәяләнде.