Чараның төп максаты, балаларга дуслыкны төптән аңлату. Атна дәвамында балалар “Теремок”, “Два товарища”, “Кто кого добрее?”, “Урок дружбы”, “Самый большой друг”, “Дюймовочка”, “Золотой ключик” әкиятләрен укыдылар. Китапханәдә «О дружбе и друзьях» дигән викторина оештырылды һәм күргәзмә ясалды.
Директор балаларга, дөньяның күп илләре 16 ноябрь - Халыкара толерантлык көнен билгеләп үтүләре, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләде. Толлерантлык термины кешеләр белән аралашканда чыдам, итагатьле һәм игътибарлы булуны аңлата . Толерантлы шәһес – үз-үзен яхшы белә, тирә-якны чынбарлыкны дөрес кабул итә, кешеләрне аңлый. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучан. Төрле йола һәм традицияләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы белән ассызыклана. Укучылар үз кулларын кәгазь битләренә төшереп, толерантлык эмблемасын һәм яфракларга толерантлык сыйфатлары язылган “толерантлык агачын” ясадылар, бу темага багышлап шигырьләр укыдылар, танылган кешеләрнең акыллы фикерләре белән таныштылар. Чара “Толерантлык-дуслык дәресе” презентациясенә нигезләнеп алып барылды.
Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына –Кщрим Тинчурин урамы 17 йорт адресы буенча урнаштырылды. Тантаналы чарада Татарстан сщнгать әһелләре һәм Таһир Якуповның иҗатын үз иткән тамашачылар катнашты.
2017 нче елның 19 ноябрендә Айдар авыл җирлеге территориясендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Айдар авыл җирлеге гражданнарының 2018 нче елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Референдум иртәнге 7 сәг- тән кичке 8 сәг-кә кадәр дәвам итте. Референдум нәтиҗәләре буенча Айдар җирлегендә үзарасалым акчасы җыю буенча референдум узды дип санала.
18 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә”Без бергә” программасы нигезендә “Без бергә - бер ил” темасы буенча 1-4 нче сыйныфларда вожатыйлар тәрбия сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгатендә укучылар үзләрен күп яктан ачтылар: белемнәрен һәм сәләтләрен башка яшьтәшләренең белемнәре һәм сәләтләре белән чагыштырдылар. Коллектив белән эшләү барышында балалар үзләренең таләпләрен куйдылар, шул ук вакытта вожатыйлар куйган таләпләрне башкардылар. Ахырда укучылар үзләре башкарган эшләргә нәтиҗә ясадылар.
17 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә физик тәрбия укытучылары семинары үтте. Мәктәбебезнең физкультура укытучысы Мухаметова Р.Х. 11 нче сыйныф укучылары белән “Баскетбол” темасы буенча дәрес үткәрде. “Без- сәламәт яшәү рәвеше яклы!” дип аталган мероприятие аша укучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
1-Биектау, 2-Чирмешән, З- Чупрәле, 4-Теләче.Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Юлларда машиналар саны көннән-көн арту, аларның тизлеге югары булу сәбәпле җәяүлеләр, балалар катнашында аварияләр дә еш булып тора. Җәяүлеләр бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында тапталып имгәнәләр , я һәлак булалар. Гаҗәеп түгел, караңгыда машина йөртүче юлга чыккан җәяүлене соң күреп ала, аның дөрес карарга килеп аварияне булдырмый калу өчен вакыты бик аз, бары берничә мизгел генә була бит.
Җәяүлене ерактан күренерлек итүнең ансат кына юллары бар, югыйсә. Әйтик, өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар куллану. Алар махсус материалдан ясала һәм яктылык нурын кире чагылдыра. Нәтиҗәдә машина йөртүче җәяүлене 150-200 метрдан ук күреп өлгерә. Бу инде аңа ниндидер карар кабул итү өчен 15-25 секунд вакыт бирә. Шулай итеп, җәяүленең гомере сакланып кала.
Яктылык кайтаргычларны киемгә алга да, артка һәм ян-якларга да беркетергә кирәк. Шулай иткәндә аны каршы килүче машинадан гына түгел, юлдаш транспорттан да күреп алып булачак.
Хөрмәтле әти - әниләр! Балаларыбызның гомерен саклап калу өчен, без яктылык кайтаргычларны алырга тиеш!!!