ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

         1 октябрь көнне, Мәрхәмәтле Татарстан атналыгы кысаларында, Максабаш авылы китапханәчесе "Халык  җәүһәрләре" исемле берләшмәгә йөрүче балалар белән тыл һәм хезмәт ветераннарының өйләренә барып, аларны бәйрәм белән котлап кайттылар. Укучылар  үзләре өйрәнгән шигырьләрен һәм җырларын башкардылар. 

Мәктәп укучылары һәм «Задоринка» ансамбле катнашында әзерләнгән бәйрәм концерты күрсәтелде, чәй табыны әзерләнде.

Теләче районында барлыгы 4484 олкэн кеше яши.

         Барлык өлкэн кешелэр очен хэрбер җирлектэ, оешма предприятиеларда бэйрәм чаралары уздырылды.

         2 октярь көнне район мәдэният йортында бәйрәм чарасы үтте. Әлеге чарада Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов катнашып, өлкэн буын кешеләрен котлап китте. Бәйрәмдэ 100 дән артык кеше катнашты.

         Мәдәният йорты фойесында өлкэннәребезнең кул эшлэреннэн төзелгән күргәзмә оештырылды.

Шул уңайдан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның әби-бабайлары чакырылган иде. Әлегедәй матур очрашу бакчабызда һәр елны үткәрелеп килә. Бәйрәмгә килгән әби-бабайларга, уртанчылар төркеменә йөрүче балалардан башлап, барлык төркем балалары да шигырьләр , матур-матур җырлар, күңелле биюләр әзерләгәннәр иде. Берсеннән – берсе матур итеп киенгән балаларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар, яратып һәм сокланып карадылар өлкәннәр. Җыр-биюләрдән соң, әби-бабайлар чәй табынына уздылар. Кадерле кешеләребез- әби,бабай, дәү әни, дәү әтиләребез яшь буынга үзләренең зирәк киңәшләрен биреп, балалары, оныклары янәшәсендә озак гомер кичерсеннәр. Өлкәннәргә бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрвакытта да якыннары тарафыннан игътибар һәм хөрмәт күрсәтелсен иде дигән теләктә калабыз.

Мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре коллективы көче белән әзерләнгән бәйрәм кичәсе өстәл артында чәй табыны артында тәмамланды.

Китап укучыны китап укырга теләк тудыру мөһим. Моның өчен эшнең заманча яңа формаларын кулланырга кирәк. Библиофреш - яңа китап белән таныштыру. Китапханә юлы - урамда китапны рекламалау максатыннан кулланылучы чара.Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф А үзенең эшендә бу методларны кулланып эш итә.

Как правило, чтобы  учесть в кадастре границы земельного участка или внести уточненные данные о его местоположении необходимо получить «добро» от соседей. Владельцы смежных участков по закону должны подписать акт согласования границ. Вот здесь, бывает, и происходит заминка при подготовке межевого плана. Одни не торопятся давать согласие, другие не могут его получить. Важно знать правила проведения согласования.  Обратите внимание, собирать подписи – обязанность кадастрового инженера, и именно он в случае возникновения проблем в состоянии дать все необходимые разъяснения и соблюсти законный порядок.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!

Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.

Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International