Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района сообщает о возможности размещения информации о работодателях, задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственной информационной системе «народной контроль» по направлению «серый рынок труда», а также можно обратиться по телефону «горячей линии»: 8(84360)21943
Күргәзмәдә Ленар Шәехның төрле елларда язылган әсәрләре урын алды. Л.Шәех — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2 нче октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Яхшы эшләр генә эшләргә ашыгыгыз!» дигән девиз астында әдәби уен – викторина үтте. “Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы” дигән мультфильм караганнан соң балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, крассворд чиштеләр.
Чара ахрында яшь китап укучылар яхшы эшләр эшләү генә шатлык китерә дигән нәтиҗәгә килделәр.
Китапханәче Хазипова Ф.А.татар халкының сәнгате турында әңгәмә әзерләде, табигый һәйкәлләр белән таныштырды.Ә аннан соң балалар белән читтән торып “Биштәр сере”дип аталган сәяхәткә юнәлделәр.Балалар биштәргә салырга кирәк булган әһәмиятле әйберләрне атадылар, биштәрне дөрес йөртү серләре белән таныштылар. Сәяхәтне дәвам итеп, яшь сәяхәтчеләр “Күпердән чык”дигән конкурсны үтәделәр.Сәяхәтчеләргә урманны белү әһәмиятле булганлыктан сәяхәт “Агачны бел”дигән уен белән тәмамланды.Очрашуның ахрында китапханәче Хазипова Ф.А. “Татарстан-мәдәни туризм “дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Атналыкта актив катнашкан укучылар бүләкләнде.
25 нче сентябрьдән укучыларның Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. Кичә, 2 нче октябрь көнне, Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары сәнгать(МХК) буенча олимпиада эшен башкардылар.
3 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә гражданнар оборонасы көне уңаеннан ачык дәрес үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезе укытучысы Хисмәтуллин И.М. чара барышында укучыларны гражданнар оборонасы тарихы белән таныштырды. Дәрес вакытында алган белемнәрен балалар практик күнегүләр белән ныгытып бардылар. Ахырдан гражданнар оборонасы буенча эшләнгән махсус фильм күрсәтелде.
Балалар бик теләп таушалган китапларны тәртипкә китерделәр.
Көзге календарьга күз салсак,безнең өлкән буын кадерле кешеләребезгә багышланган бик матур бәйрәм- 1 октябрь,Өлкәннәр көне бар.Бу көнне аларга йөрәк түреннән чыккан иң матур сүзләрне, изге теләкләрне җиткерәсе килә. Шушы бәйрәм уңаеннан, 30 сентябрь көнне, “Көзге шәфкатьлелек атнасы “ акциясе кысаларында, Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, концерт программасы оештырдылар.Кичә барышында өлкәннәребезгә матур котлаулар, изге теләкләр җиткерелде.