ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

4 октябрь көнне  Айдар авыл китапханәсендә  шагыйрь Ленар Шәехка 35 яшь тулу уңаеннан, «Шигъриятем минем тормыш моңы” дип  исемләнгән  китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Ленар Шәехның төрле елларда язылган әсәрләре урын алды.

Хөрмәтле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре!Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Яшәеш көче биргән чишмәгә тиң авылның киләчәге сезнең кулларда. Авыр, әмма игелекле хезмәтегез аша зур җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Тамчы” клубына йөрүче балалар  укытучыларны хөрмәтләү йөзеннән матур открыткалар ясадылар, стенд эшләделәр.

2 нче октябрь көнне, мәрхәмәтлелек атнасы акциясе кысаларында,  Күкчә авыл китапханәчесе Илсөяр Сәләхова китапханәнең өлкән китап укучысы янында булып, аның хәлен белеп яңа газет - журналлар, китаплар белән таныштырды.

Күргәзмәдә язучының  китаплары, төрле журналларга басылып чыккан шигырьләре, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды.

Теләче Үзәк китапханәсе Пенза өлкәсенең балалар һәм яшьүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган “День Лермонтовской поэзии в библиотеке” дип исемләнгән акциясендә катнашты. 4 октябрь көнне китапханә хезмәткәрләре “Читаем Лермонтова” исеме астында акция уздырдылар. Укучыларга авторның китапларын тәкъдим итеп, аның тормыш юлы белән  таныштырдылар, шагыйрь тормышының күренекле фактларын яктырткан “Михаил Юрьевич Лермонтов” дигән буклетлар өләштеләр.  Укучылар тарафыннан, аның шигырьләре кычкырып укылды. Китапханәнең уку залында “Мятежный парус Лермонтова” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде һәм  теләгән һәркем рус язучысы М.Ю.Лермонтовка багышланган әдәбият, авторның үз иҗаты белән таныша алды.

Бүген безнең Шәтке балалар бакчасына  “Куркынычсыз юл йөрү” профилактикасы үзәге җитәкчесе Ягафарова Г.Н килде. Гүзәл Назиповна балалар белән  кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә үткәрде, юл йөрү билгеләреннән торган пазлылар җыйдырды,табышмакларга җывап алды. Балаларга  «кунак апалары» бик охшады, алар  тагы  кабаттан кунакка чакырып калдылар.

2017 елның 4 нче октябрь көнендә Алан авылында яшәуче  тыл ветераны  Хәйдәрҗанова Нуркамал Кәрибулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан район башлыгы И.Ф. Зарипов Нуркамал апага матур теләклэрен теләп Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырды.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

Хезмәттә уңышка ирешкән мөгалимнәр сәхнә түрендә тәбрикләнде. Аларга җылы теләкләрен Теләче муниципаль  район башлыгы Илдус Зарипов җиткерде.

4 октябрь  көнне Арча район мәдәният йортында узган “Туган йортыбыз-Татарстан” республика конкурсында, безнең район данын яклап “Сударушка” , “Дулкын”, “Ядъкарь”вокаль  ансамбльләре,  “Сюрприз” бию төркеме, вокалистлар Регина Алексеева һәм Айнур Гиниев, нәфис сүз номинациясендә  Миләүшә Искәндәрова һәм Ислам Яхиннар чыгыш ясап кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International