ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң - белем, тәрбия бирергә тырыша.  Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. 5 октябрь –Укытучылар көне уңаеннан Урта Мишә авыл клуб мөдире "Рәхмәтемнең иң олысы - сиңа булсын укытучым" исеме астында пенсиядәге укытучыларның өйләренә барып бәйрәм белән котлады.

 

5 октябрьдә Россиядә генә  түгел,  дөньяның   күп  илләрендә  Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Матурлык, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сафлык, гаделлек, зирәклек кебек күркәм сыйфатларны үзләренә туплаган әлеге һөнәр ияләре районыбызда да тирән  ихтирам белән  хөрмәтләнде. Кичә, 4 октябрьдә район культура йортында әлеге бәйрәмгә багышланган кичә үткәрелде.  Укытучыларны районы башлыгы  И.Ф.Зарипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.В. Карпова котладылар, яшь буынга  белем һәм тәрбия бирүдә  барысына да сабырлык, сәламәтлек, бәхет, киләчәктә дә зур  уңышлар теләделәр һәм  мәгариф өлкәсендә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар тапшырдылар.  Бүләкләнүчеләр арасында безнең  Баландыш төп мәктәбе укытучылары да булуы  безне бик куандырды.

Барлык укытучыларны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез! Бәхетле булыгыз!

Менә ямьле җәй дә үтеп китте! Яңа уку елы башланды. Быелгы язда без балалар белән төрле яшелчә, җиләк-җимешләр утырткан идек. Җәй салкын булуга карамастан уңыш яхшы булды, Хезмәткәрләр көзге уңышны җыеп, бакчаны чуптән арындырдылар, җыештырдылар.

Управление ФНС России по Республике Татарстан напоминает, что массовая печать и направление налоговой корреспонденции осуществляется через ФКУ «Налог-сервис» и его филиалы. Поэтому на конвертах с налоговым уведомлением в качестве отправителя указывается именно филиал ФКУ «Налог-сервис», а в самом документе будут указаны координаты налоговой инспекции, в которой произведено исчисление налогов.

Үсеп килүче буында өлкәннәргә карата хөрмәт,  ярату хисен тәрбияләүдә һәм шулай ук балаларның иҗади активлыгын үстерүдә бу чара зур роль уйный.

  Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тырышлыгы белән әзерләнгән  “Әбием, бабаем-минем иң якыннарым!”  дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәмне карарга төркемгә йөрүче балаларның әби-бабайлары, дәү әни һәм дәү әтиләре килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте, әби-бабайлар бик канәгать булып, кайтып киттеләр.

Җиләк-җимеш, яшелчәләр, гөмбәләр мулдан   зур уңыш бирде.  Көзге табигатьнең үзенчә матурлыгын  балаларга аңлату өчен тәрбиячегә сүзләр генә җитеп бетми. Бала күңеленә  тәрбияче иҗади алымнар аша килә. Яшелчә бакчасында үсеп утыручы кишер, кәбестә,  чөгендерне генә карасак та, без күпме могҗиза тудыра алабыз. Шул максаттан чыгып,  без әти-әниләргә “Көзге могҗиза” дип исемләнгән  кул эшләренә бәйге игълан иттек. Кул эшләрен яшелчә, җиләк-җимешләрдән генә түгел,  ә яфрак, миләш  һәм башкалардан да ясарга була. Балалар бакчасының,  әти-әниләрнең һәм балаларның үзара хезмәттәшлеге, баланың эчке дөньясын, нәрсәгә сәләтле булу мөмкинлекләрен  ача.

4 октябрьдә Алан авылы китапханәсендә “ Тормышыбыз бизәге сез!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Хөрмәтле укытучыларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз һәм үзебезнең китапханәдә яңа күргәзмә белән танышырга көтеп калабыз.

Шагыйрь, журналист Ленар Шәеховка 35 яшь тулу уңаеннан, 4 октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә “Табигать тудырган талант” исемле китап күргәзмәсе куелды.

Күргәзмәдә Ленар Шәехның төрле елларда язылган әсәрләре урын алды. Л.Шәех — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Тамчы” клубына йөрүче балалар  укытучыларны хөрмәтләү йөзеннән матур открыткалар ясадылар, стенд эшләделәр.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International