ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Алдынгыларыбызны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов котлады. Басу-кырларда, терлекчелек фермаларында алны-ялны белмичә эшләүче фидакарьләрне, районыбыз икътисадын баетучыларны бәйрәмдә районыбыз үзешчәннәре Фәния – Ильсур Галимовлар,  егетләр ансамбле, Рәсим Низамов, Ильсур Шайдуллин, «Ак калфак» бию төркеме, Ләйсән Мусина, Айнур Гиниев, «Сюрприз» бию коллективы, Сиринә Гатиятова,  Әлфия Поташова, Флүзә Галәвиевалар җырлары белән сөендерде.

Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң - белем, тәрбия бирергә тырыша.  Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 5 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе "Рәхмәтемнең иң олысы - сиңа булсын укытучым" исеме астында лаеклы ялда булган  укытучыларның өйләренә барып бәйрәм белән котлады.

5 октябрь укытучылар көне уңаеннан, Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш.,“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә  гомерләрен иң кирәкле һәм мөһим һөнәрләрнең берсе – укытучылык хезмәтенә багышлаган ветераннарыбызны хөрмәтләү максатыннан, шигърият кичәсе үткәрде. 30 елдан артык гомерләрен балалар укытуга багышлаган ветераннарыбыз яшь буынны иң кирәкле фәннәргә өйрәттеләр. Илебезнең булачак гражданнарында  намус,  мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләделәр. Шуның өчен дә алар бүген зур хөрмәткә лаек.

Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә “Ахирәтләр” китапханәгә җыела. Бу берләшмә халкыбызның милли йолаларын кире кайтару, гореф гадәтләрен балаларга тапшыру өстендә эшли. Шулай ук киңәш – табыш, сәламәтлек темалары да читтә  калмый. Бергәләп кул эшләре эшлибез, күңелле әңгәмәләр корабыз. Китапханәгә килгән газет – җурналлар, китаплар белән дә даими танышып барабыз. 5 октябрь көнне булып узган очрашуда, аларга якташ язучыбыз Сәйдә Зыялының “Яралы кош авазы” дигән китабы тәкъдим ителде.

5 октябрь көнне, китапханәче яңа кайткан китаплардан,  балалар өчен  “Яңа китап - яңа дус” дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмәнең максаты: балаларны яңа китаплар белән таныштыру, китапка кызыксыну уяту, уңай караш тудыру.

Бу көнне үз гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимнәрне тәбриклибез. Укытучылар көне - гомумхалык бәйрәме, чөнки һәр кеше тормышында укытучының катнашы бар. Еллар узар, балачак һәм яшьлек чорындагы истәлекләр тоныкланыр, әмма яраткан укытучыларыбыз турындагы хәтер генә онытылмас. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Әгәр мин укытучы булсам...» дип исемләнгән  акция игълан итте. Акция кысаларында укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, стенгазет, буклетлар эшләделәр, укучылар ясаган открыткалар бүләк иттеләр, укытучыларның кул эшләреннән торган “Алтын куллы укытучым” күргәзмәсе  оештырылды. Алар шундый котлау кабул итүгә чын күңелдән шатландылар. Чөнки өлкән укучыларыннан мактау сүзләре ишетү алар өчен чын бәйрәм.

ФестивальТатарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи яктан үзара баюын ныгыту, Татарстанның күпмилләтле мәдәниятын популярлаштыру, үстерү һәм саклау максатында оештырыла.

Безнең  3нче балалар бакчасыннан  фестивальдә  музыка җитәкчесе Шәрифуллина И.И. һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче Майсурадзе К.катнаштылар. Алар Диплом белән бүләкләнде һәм Гала-концертта чыгыш ясаячаклар. Әлеге зур масштабтагы концерт Казанда 4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп оештырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International