ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

День учителя — это праздник особенный. Его празднует каждый человек, потому что кем бы он ни был — президентом, моряком, водителем, врачом, музыкантом, — прежде всего он чей-то бывший ученик.   

Этот праздник в нашей Баландышской основной общеобразовательной школе ознаменовался ставшим уже традицией Днем самоуправления. Празднично украшенная школа, необычная школьная линейка, нарядные дети, молодые, но серьезные учителя-старшеклассники...  Этот  день у всех был насыщенным и сложным. Дублёры сегодня то и дело носились по всей школе, следили за порядком, исполняли роли учителей, поздравили своих учителей с праздником и пожелали  успехов в нелегком труде, терпения, счастья, здоровья. 

5 октябрь көнне "Батыр" спорт комплексында район беренчелегенә кул көрәше ярышлары үтте. 2000-2002 нче елгы егет һәм кызлар арасында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе командасы 3 нче призлы урынны алды. Ярышларда катнашкан укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, алга таба да уңышлар телибез.

Укытучылар бәйрәме уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә үзидарә көне уздырылды. 11нче сыйныф укучылары үзидарә көнен укытучыларны бәйрәм белән котлаудан башладылар. Атналык линейкада укытучылар коллективы укучылар буларак катнашты. Дәресләрне укучылар алып барды. Дәресләрдән соң “ Рәхмәт сиңа укытучым” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Үзидарә көне укытучыларга да, укучыларга да бик ошады.

5 нче октябрь көнне ”Батыр” спорт комплексында район беренчелегенә кул көрәше ярышлары үтте. 2002-2000 нче елгы егет һәм кызлар арасында Олы Мишә урта мәктәбе командасы 2 нче призлы  урынны алды. Ярышларда катнашкан укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, алга таба да уңышлар телибез.

Шул уңайдан  Субаш авыл клубында китапхәнәче белән берлектә «Ябылган мәктәптә бер көн» дип исемләнгән кичә үтте. Кичәгә Субаш мәктәбендә укыткан укытучылар чакырылган иде. Кичә чәй табыны артында узды.

Күргәзмә китап укучыларга әйләнә-тирәбездә булган кыйммәтләрне күзалларга ярдәм итә. Биредә безнең республика буенча гына түгел, ә экологиягә кагылышлы дөньякүләм мәгълүмат тәкъдим ителде.

Китапханәче Хазипова Ф.А. Татарстанның тарихы, үсеше, данлыклы кешеләре , язучылары, музейлары турында сөйләде . “Туган якны беләсеңме ?” дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Чараның ахрында викторина булды, балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр һәм үзләренә күп яңалык белделәр.

        

Бу сабыр, яхшы күңелле, иҗади кешеләр көне. Укытучы, үзенең белеме белән балаларны тәрбияли, белем бирә. Әлеге матур бәйрәм уңаеннан, Шармыш авыл китапханәсендә «Какое гордое призвание – давать другим образование» исемле китап күргәзмәсе эшләнде.  Күргәзмәдә рус һәм чит ил авторларының мәктәп һәм укытучыга багышланган китаплары урын алды.

Бу көнне үз гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимнәрне тәбриклибез. Укытучылар көне- гомумхалык бәйрәме, чөнки һәр кеше тормышында укытучының катнашы бар. Еллар узар, балачак һәм яшьлек чорындагы истәлекләр тоныкланыр, әмма яраткан укытучыларыбыз турындагы хәтер генә онытылмас. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Айдар мәдәният йорты директоры һәм китапханәче белән берлектә «Әгәр мин укытучы булсам...» дип исемләнгән акция игълан итте. Акция кысаларында без укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп,плакат, буклетлар эшләдек, укучылар ясаган открыткалар, өй каршында үскән бакча чәчәкләрен бүләк иттек. Алар шундый котлау кабул итүгә чын күңелдән шатландылар. Чөнки өлкән укучыларыннан мактау сүзләре ишетү алар өчен чын бәйрәм.

Ул бәйрәм безнең иң кадерле кешеләребезгә- дәү әниләребезгә багышланган иде. Һәр баланың әбисе бәйрәмгә килде. Шулай ук без бу бәйрәмгә үзебездә эшләп чыккан өлкәннәребезне дә чакырдык.Оныкларының , ягъни бакчак балаларыныңүзләренә багышлап шигырь сөйләүләрен, җыр җырлауларын , биюләрен алар горурланып, сөенеп тыңладылар. Бакча тәрбиячесе Г.Х.Мингазова катнашында  балалар белән бергә ясаган  чәчәк вазасын һәр бала үз әбисенә һәм килгән өлкән кунакларыбызга бүләк итте. Оныклары кулыннан шушы бүләкне алгач әбиләрнең күзендә шатлык яшьләре җемелдәде. Шулай ук без әбиләрнең тапкырлыкларын да төрле алымнар белән сынадык. Алар табышмакларга җавап таптылар, мәкальнең ахырын әйттеләр, төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр.Кичәнең ахыры чәй эчү белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International