Төрле мәгълүматләр аша укучыларга тормышта һәрвакыт гадел, рәхимле, акыллы, тәүфыйклы, сәламәт, бәхетле, матур гадәтләргә ия шәхес булырга кирәлеге турында җиткерелде.
Икмәк – ул тормыш тамыры, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.Әлеге бәйрәм көненә карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Икмәк – илебезнең төп байлыгы”- исемле күргәзмә куелды. Күргәзмә “Урак 2017” не яктырткан газета – журналлардан төзелде.
Проектны тормышка ашыру һәм төзекләндерү авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Р. М., шулай ук фермерлар Рөстәм һәм Самат Мөхәммәтшиннар ярдәме белән башкарылды . Чишмә тирәсенә яшь миләш агачлары утыртылды, чишмәгә кадәр күпер ясалды. Тантаналы ачылышның мәдәни өлешен, сценарий авторы китапханәче Миләүшә Назипова оештырды.
Проект Бөтенроссия Державин фестивале уңаеннан оештырыла. Гавриил Державин -шагыйрь, филолог, атаклы дәүләт эшлеклесе, мәгърифәтче. Конкурсның максаты- яшьләрне патриотик яктан тәрбияләүдә Державин иҗатының мөһим ролен, мәдәни һәм әдәби мираска керткән өлешен, рус әдәбиятының төп традицияләрен дәвам итүен, туган телне пропагандалавын һәм популярлаштыруын күрсәтү. Әлеге конкурсның беренче турында Айдар авылы китапханәсеннән Ф.Фаляхова "Ключ" шигыре белән катнашты. Конкурста катнашучы укучыбызга уңышлар телибез!
Фестивальдә Лесной авылы клубыннан “Гамәли сәнгать ” номинациясенең “Халык костюмы” категорияендә Аделина һәм София Ямщикова, Айсина Зайнуллина катнашып 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
5 октябрь көнне, Олы Нырсы авылы китапханәчесе Гиниятова Л.Г мәдәният директоры Хасанова З.Т белән берлектә укытучылар көне уңаеннан,“Сез иң күркәм кеше икәнсез” дигән очрашуда Олы Нырсы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте , ветеран укытучы Давлетгараева М.А белән очрашуда булып кайтты.Әлеге очрашуда Мөхлисә А. га озын гомер,саулык -сәламәтлек һәм тыныч тормыш теләде
Чарада Татарстан Республикасы хезмәт ветераны Каюмов Д.К., Арча икмәк кабул итү пункты җитәкчесе Аглиуллина Л.Ш., район оешма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы ветераннары, хезмәтчәннәре катнашты.
Район Башлыгы И.Ф.Зарипов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады һәм бүләкләрен тапшырды.
Авыл хезмәтчәннәре өчен район иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты оештырылган иде.