2017 елның 28 сентябреннән 1 октяберәнә кадәр Спасс районының Болгар шәһәрендә авыл яшьләре спортокиадасы кысаларында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының финал уеннары узды.
Бу ярышларда Теләче районы командасы 43 команда арасыннан 5 урынга лаек булды.
1 октябрь көнне өстәмә белем биру педагогы Р.Г. Әбҗәлилов җитәкчелеге астында 10 укучы өстәл теннисы буенча Кукмара районының спорт ветераны А.Ш.Шарипов призына багышланган ярышта катнаштылар.Ярышта Кукмара,Арча,Саба,Мари-Эл командалары катнашты.Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын – Гыйниятуллина Гүзәлия
2 урын – Тимербаев Илнар
3 урын – Тимербаева Динә
1999 нчы елгылар hәм олыраклар арасында Гыйниятуллина Гүзәлия 3 урын яулады.
Нәтиҗәләр буенча команда 3 урынга лаек булды.
Район хуҗалыклары үзләренең агросәнәгать комплексын үстерүгә төрле елларда үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Чәй табыны оештырылып 1709 кешегә күчтәнәч пакетлар таратылды. Мәсәлән Алан хуҗалыгында – 272 ветеран, Теләче Агро хуҗалыгында – 870 ветеран һәм башкалар...
1 октябрь көнне Шәтке мәдәният йортында, Шәтке авыл җирлеге Советы,спонсорлар, ҖЧҖ “Агролак” ширкәте, мәдәният хезмәткәрләре һәм Шәтке урта мәктәбе өлкән буын кешеләре өчен “Чәчләргә чал керсә дә, күңелләр гел яшь һаман” дигән исем астында зур бәйрәм оештырды. Бәйрәм кичәсендә катнашкан өлкән кешеләребез кайнар чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз итеп, авыл үзешчәннәренең тематик концертын карады һәм үзләре дә бик теләп чыгыш ясадылар.