28 сентябрь көнне Айдар мәдәният йорты директоры һәм берләшмәгә йөруче балалар белән берлектә "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы"мәрхәмәтлеэш #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясендэ катнашып, спорт уеннары һәм флешмоб үрнәкләрен өйрәнделәр. Акциянең төп максаты: балаларны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен саклау, балаларда күнелле кәеф тудыру, спорт белән шөгелләнүдән тәм һәм рәхәтлек табу.
Бу картлык, авырулар белән генә бәйләнмәгән- әлбәттә бу кичерешне акыл һәм тормыш тәҗрибәсе белән бәйләп була.1 октябрь-өлкәннәр көне ел саен үткәрелеп килә. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә, "Көзге мәрхәмәтлек атнасы- мәрхәмәтле эш эстафетасы" акциясе кысаларында Айдар авыл җирлеге,мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе көче белән “ Үткән гомерем бер мизгел" дип аталган бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәм кунаклары чәй табыны артында үзләренең бергә эшләгән хезмәт юлларын искә алдылар , кичәне оештыручыларга, авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Хәйрулла Шайхуловичка чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Шулай ук, әлеге бәйрәмдә районыбызның имамы Фаляхиев Исмагиль Юсупович та катнашты. Ул бәйрәмдә барлык өлкәннәрне котлады, хәерле гомерлэр теләде. Бәйрәм Коръән һәм вәгазь уку белән дәвам итте.
30 нчы сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган “Әбием-алтыным, син минем иң якыным!” исемле кичә үтте. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әбиләренә, дәү әниләренә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм белән котлап, открыткалар бүләк иттеләр. Әдәби монтаж аша өлкәннәребезгә изге теләкләрен теләделәр. Кичә бәйрәм чәе белән дәвам итте. Бергәләп фотога төшкәннән соң, өлкәннәребез рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.
Кичәбез чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәребез яшь чакларын искә төшереп, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Шул унайдан, 29 сентябрь конне, Субаш авыл мәдәният йорты, китаханэ белән берлектә, “Изге эш коне” девизы астында яхшы эшләр, изгелекләр эшләп калырга тырышалар. Бүген алар балалар белэн Чернова Наталия тутинен өенә барып анын хэлен белделәр, кечкенэ генэ концерт курсэттелэр, күчтәнәч тапшырдылар. Мәрхәмәтлек атнасы безне шәфкатле, рәхимле, миһербанлы булырга өйрәтә.
Бәйрәмгә авылның өлкән яшьтәге әби-бабайлары, пенсия яшендәге абый-апалар чакырылган. Бәйрәм кичәсен Баландыш авыл җирле үзидарә башлыгы Р.М. Юсупов ачып җибәргән. Чыгыштан соң, өлкәннәребез хөрмәтенә концерт куелган.
Бу дәрестә Һәр бала үзләре персонажларны йозләрендә чагылдырырга ойрәнә башладылар. Балаларда бу бик зур кызыксыну уятты.
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары 30 нчы сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында узган бәйрәм кичәсендә актив катнаштылар. Кичә укучыларның күңелле җырлары, матур биюләре, ялкынлы шигырьләре белән үрелеп барды. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Сезгә гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы телибез.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Шул уңайдан Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары тырышлыгы белән Өлкәннәр көне уздырылды. Өлкәннәребез концерт карап, ,бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп өйләренә күтәренке кәеф белән таралдылар.