Өлкәннәр көне

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

30 нчы сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган “Әбием-алтыным, син минем иң якыным!” исемле кичә үтте. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әбиләренә, дәү әниләренә  иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм белән котлап, открыткалар бүләк иттеләр. Әдәби монтаж аша өлкәннәребезгә изге теләкләрен теләделәр. Кичә бәйрәм чәе белән дәвам итте. Бергәләп фотога төшкәннән соң, өлкәннәребез рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International