30 сентябрь көнне «Казан» агросәнәгать паркында белем бирү учреҗденияләренең ярминкәсе узды. Ярминкәдә Баландыш төп мәктәбенең укытучылары да актив катнашып, үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Ярмикәдән бер кеше дә буш кул белән кайтмады.
Семинарны “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Сабирҗанова И.И. ачып җибәрде. Ул “Агрокласс” проектының эшчәнлеге белән таныштырды.Һөнәри яраклашу эшен җитәкләүче укытучылар һәм тәрбиячеләр көн дәвамында квалификацияле педагоглардан тренинглар алдылар. Аларга үзләренең эшләрендә нинди уеннарны кулланырга кирәклеген шушы проектының җитәкчесе Бабаева Э.А. аңлатты.
29 сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә өлкәннәр көненә багышланган “Рәхмәтебез Сезгә чиксез!” исемле кичә үткәрелде. Кичәгэ өлкән яшьтәге укытучылар, хезмәткәрләр, тәрбиячеләр чакырылды. Укучылар үз көчләре белән әзерләгән концерт программасы кызыклы булды. Кичә ахырында кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
28 сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең укучылары һәм укытучылары “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе” оештырдылар. Алар үзләре ясаган кул эшләрен, төрле кайнатмалар һәм кондитер әйберләрен саттылар. Авыл халкы бу ярминкәдә бик актив катнашты. Барлык җыелган акчалар Иске Җөри авылында урнашкан интернат- өйгә тапшырылачак.
Укучыларыбыз күбрәк тормышчан, әдәби китапларны яратып укыйлар. Әлеге очрашудан алар бик канәгать булып калдылар.
27 нче сентябрь көнне мәрхәмәтлелек атнасы акциясе кысаларында Баландыш авыл китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова китапханәнең өлкән китап укучысы янында булып, аның хәлен белеп яңа газет - журналлар, китаплар белән таныштырды.