ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Мул көзнең нигъмәтләренә бай ярминкәдә районыбыз мәктәпләре  шәһәр халкына  авыл-хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән, укучыларның узләре эшләгән кул эшләрен тәгъдим иттеләр.

Семинарда катнашучылар алдында Әхмәтова Д. З. - КИУ (ИЭУП) проректоры; РФ Челнокова Т. А. - профессор; Горынина В. С. - психолог; Игнатьев А. Е. - "VЕRA"үзәгенең директоры чыгыш ясады.  Һәр катнашучыга, семинар ахырында (87 укытучы) сертификатлар тапшырылды. Семинарда мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., укыту-методик эшләр буенча урынбасары Якупова Р. З., педагог-психолог Хаҗипова С. Н., башлангыч сыйныфлар буенча  методисты - Закирова С. Г. катнашты.

Семинарда  Татарстан профсоюз оешмасы халык мәгариф һәм фән хезмәткзрләренең баш хокукый хезмәт инспекторы  Бургуева Диләрә Ильяс кызы катнашты.

25 сентябрь көнне районның   башлангыч сыйныф укытучылары (Шәйдуллина Сәвия Сәет кызы  - Сауш, Гатауллина Хания Сәлимхан кызы – Үзәк, Шаяхметова Илсияр Рамил кызы, Мустафина Кадрия Мәсгут кызы – Югары Кибәхуҗа, Шәмсетдинова Гүзәл Рифгат кызы – Теләче) Татарстан республикасы белем күтәрү институтында “Универсаль уку гамәлләре - педагогик проектлау һәм мониторинглау”, “Планлаштырган нәтиҗәләрне бәяләүдә яңа алымнар” дигән темага үткәрелгән республика семинарында катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International