ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 27 сентябрендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү узүгенең гаиләгә һәм балаларга социаль итү бүлекчәсе  белгечләре ирекле волонтерлар үзәге һәм “Форпост” белән берлектә “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында момкинлекләре чикле булган баланың гаиләсендә булдылар. Белгечләр һәм волонтерлар анимацион чара уздырдылар.

Балалар бу бәйрәмдә әкият иленә сәяхәт кылдылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Бүген алар тамашачы ролендә булсалар киләсе бәйрәмнәрдә без аларны үзләрен артистлар ролендә күрербез дип өметләнәбез.

 «Мода һәм стиль» түгәрәгенә йорүче укучылар үзләренең укытучыларына кулдан ясалган “Бүләкле сыйныф  журналы”  әзерләделәр.

Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2017 елга  8 санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.

Бу уенда ике команда үзара көч сынаштылар. Конкурста укучыларның белемнәре төрлечә бәяләнде. Анда  кроссвордлар да, табышмак, мәкаль - әйтемнәр дә, логик фикерләүгә нигезләнгән кызыклы сораулар да бар иде. Уен файдалы һәм кызыклы үтте.

28 сентябрь конне «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында , Максабаш авылы китапханэсендэ «Халык жэуһәрләре» берлэшмэсенэ йоруче укучылар белэн кошларга жимлеклэр ясадылар һәм китапханэдэн ерак булмаган агачлыкка урнаштырдылар.

Балалар бу бәйрәмдә теләп катнаштылар. Алар йөгерделәр дә, ярыша-ярыша яфрак та җыйдылар, футбол уйнадылар. Көн дә искиткеч матур иде, балаларның да сөенечләре зур булды.


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Югары Кибәхуҗа урта  мәктәбендә “Игелек энергиясе” акциясе кысаларында гомуммәктәп линейкасы уздырылды. Һәр класста тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Рәсем конкурслары оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International