ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау безнең барыбызның да төп бурычыбыз. Шул уңайдан без балалар бакчасына фельдшер Фасхиева Наҗия апаны чакырдык. Ул үзенең чыгышында балаларга сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен аңлатты.

     Сәламәтлек-иң зур байлык. Балаларның яшьтән үк сәламәт булып үсүе бик мөһим. Сәламәтлек әле ул авырмау гына түгел, үзеңне тыныч, гармонияле итеп хис итү; башка кешеләргә карата мәрхәмәтле, яхшы мөнәсәбәттә булу.

Әлеге уенның асылы шуннан гыйбарәт, укучылар китапның исемен дә, авторын да, нинди жанрда икәнен дә белмичә сайлап алырга тиешләр. Чөнки китаплар кәгазьгә төреп куелган иде. Шунда ук китап укучылар өчен уенның кагыйдәләре дә урнаштырылды.

27 сентябрь көнне  район мәдәният йорты методисты Ибрагимова З.В. җитәкчелегендә эшләп килүче “Барсын да белергә телим” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән , республикада  узучы   “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында ,  районның  “Туган якны өйрәнү музее”на экскурсия оештырылды.

28 сентябрь көнне Иске Җөри  авыл китапханәчесе Рузалия Гильмутдинова, «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында  чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән, балалар  белән  авылдагы «Изге чишмәгә» экскурсия оештырды. Бу сәяхәттә китапханәче  балаларны  чишмәләрнең тарихы белән таныштырды, ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде.

Олы Мишә урта мәктәбендә “Көзге яхшылык атнасы” акциясе дәвам итә. Укучыларыбыз “Көн саен яхшылык кыл!” девизы астында яхшы эшләр, изгелекләр эшләп калырга тырышалар. Бүген алар “Күбәләк” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрне сөендереп кайттылар.

27нче сентябрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары Галимова Н.Ф. һәм Закирова А.Х. “Белем бирү оешмаларында ОВЗ һәм cәламәтлекләре чикле балаларга белем  бирү һәм социальләштерү өчен методик, психолог-педагогик ярдәм” темасы астында уздырылган фәнни-методик семинарда катнаштылар. Семинарда КИУ ИЭУП килгән лекторлар чыгыш ясады. Алар бүгенге көндә педагоглар сәламәтлекләре чикле балаларга тәрбия һәм белем бирү барышында нинди норматив документларга нигезләнеп эшләргә һәм нинди педагогик алымнар кулланырга икәнлеге турында аңлатма бирделәр.

27 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән тренинг үткәрелде. В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкилләре профессиональ юнәлеш буенча тренинг кына үткәреп калмадылар, укучыларны борчыган сорауларга да җавап бирделәр. Чарадан һәркем канәгать калды.

Сүз алда торган бурычлар, эш планнары, үткәргән чараларга анализ һәм башкалар турында барды.

Шулай ук, әлеге киңәшмәдә  Теләче районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Хәйретдинов А.Ф. һәм  районның юхиди бүлеге начальнигы Каримуллин  И.Х. лар да катнашты һәм  терроризм, эсктремизмны булдырмауның юллары турында анлатылды.

Китапханәдә мондый  алымнар куллану - аның дәрәҗәсен арттыруга, ныгытуга китерә. "Китапханә сулышы" газетасының дөньяга чыгуы  китап укучылар белән тыгыз  элемтәдә тору мөмкилеге тудыра.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International