28 сентябрь көнне Иске Җөри авыл китапханәчесе Рузалия Гильмутдинова, «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән, балалар белән авылдагы «Изге чишмәгә» экскурсия оештырды. Бу сәяхәттә китапханәче балаларны чишмәләрнең тарихы белән таныштырды, ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде.