27нче сентябрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары Галимова Н.Ф. һәм Закирова А.Х. “Белем бирү оешмаларында ОВЗ һәм cәламәтлекләре чикле балаларга белем бирү һәм социальләштерү өчен методик, психолог-педагогик ярдәм” темасы астында уздырылган фәнни-методик семинарда катнаштылар. Семинарда КИУ ИЭУП килгән лекторлар чыгыш ясады. Алар бүгенге көндә педагоглар сәламәтлекләре чикле балаларга тәрбия һәм белем бирү барышында нинди норматив документларга нигезләнеп эшләргә һәм нинди педагогик алымнар кулланырга икәнлеге турында аңлатма бирделәр.