Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры "Ромашка" балалар бакчасы коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, эшләрендә зур уңышлар теләделәр, күтәренке кәеф һәм бәйрәм рухы бүләк иттеләр.
Чарада актив китап укучылар - 1 нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Хазипова Флера Анваровна балаларны китапханә белән таныштырды.Балалар кызыклы викторинада катнаштылар. Китапханәче балалар кызыксынып укыган китапларга һәм журналларга күзәтү ясады.
Конкурс 4 октябрь көнне Арча мәдәният йортында узачак. Анда «Дулкын», «Ядкәрь» вокаль ансамбльләре, «Сударушка» рус фольклор ансамбле, «Сюрприз» бию коллективлары чыгыш ясаячаклар.
Туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану кебек хисләр тәрбияләү максатыннан уздырылган конкурска Урта Мишә авыл китапханәчесе Г.Мухаметшина “Туган авылымның тарихы” номинациясенә иҗади эшен җибәрде.
Шушы акция кысаларында 27 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә, балалар белән берлектә кошларга пластик шешәләрдән җимлекләр ясалды. Әзерләнгән җимлекләргә кошлар өчен көнбагыш, ярмалар салынды һәм китапханә бакчасындагы агачларга эленде.
Шул максат белән Максабаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә түгәрәк өстәл артында сөйләшү алып барылды. Уздырылачак чаралар белән укучыларны таныштырып, алдагы атнага эш планы төзелде.
27 сентябрь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты вәкилләре белән очрашу оештырылды. Очрашуны Ахметова Дания Загриевна, КИУ проректоры, Челнокова Татьяна Александровна, Горынина Вера Сергеевна, Игнатьев Артем Евгеньевич үткәрде. Алар укучыларны университетның эшчәнлеге, студентлар тормышы, әлеге уку йортына керү тәртибе белән таныштырдылар. Очрашу бик җанлы үтте, укучылар үзләре өчен күп файдалы мәгълъмат алдылар.
26 сентябрь көнне, «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында, Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә, сәламәтлекләре чикле булган балалар белән "Без төрле - ләкин без бергә" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Әлеге экскурсия ярдәмендә без:
- беренче сыйныф укучыларына «китапханә», «китап фонды», «уку залы» төшенчәләре буенча китапханә - библиографик һәм мәгълүмати белем бирдек;
- балалар китапханәсе шартларында үз - үзеңә хезмәт күрсәтү буенча алынган беренчел күнекмәләрен ныгыттык;
- китаплар дөньясыннан мөстәкыйль рәвештә үзеңә кирәкле китапны сайлап алырга һәм аннан файдалана белергә өйрәттек;
- тәрбияви максаттан «балалар китапханәсендә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре» белән таныштырдык.
27-28 сентября активистами РДШ и педагогом-организатором Кочергиной З.Б были проведены интерактивные уроки «Что такое энергосбережение и энергоэффективность?», направленные на популяризацию рационального использования энергоресурсов в быту. Уроки прошли в 6-7 классах. Учащиеся ознакомились с 10 правилами энергосбережения. Так же активистами РДШ в отрядах была проведена тематическая игра «Дом с умом».