ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

26 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Экология һәм җәмәгать урыннары елы уңаеннан, "Туган як табигатеңне сакла"дигән табигатькә карата күзәтү үткәрелде. Бу экологик дәреснең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Икенчедән, кеше балачагыннан ук  үзендә табигатькә сак караш  тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә  һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын  арттырып, берлектә яшәргә кирәк .

Бәйрәмнең төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге вакыт – баланың шәхесе формалаша торган чоры. Сәламәтлекне чыныктыру,  әйлә-тирәне танып белү, үз үзеңне хөрмәт итәргә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур. Шул уңайдан Айдар мәдәният йорты директоры һәм китапханәче өчен  Айдар "Ромашка" балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән  котларга мөмкинлек туды.

Аларга нык сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшләрендә зур уңышлар, киләчәк көннәрендэ дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килүен, якыннарының кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәүләрен теләдек.

26 сентябрьдә «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында, Субаш авыл китапханәсендә,авыл  клубы белән берлектә, сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән "Без төрле - ләкин без бергә" дип исемләнгән әнгәмә үткәрелгән. 

Республикабызда «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы» башланды. Шул уңайдан Баландыш төп гомуми белем биру мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары Гилазова Э.Р. җитәкчелегендә  өлкәннәребезгә ярдәм иттеләр.   Балалар  бакчаны казып, кишер, чөгендер уңышын җыеп алдылар.  Атна дәвамында изге эшләр дәвам итәчәк.   

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» кысаларында Урта Мишә авылы китапханәсе, клуб мөдире белән берлектә, тыл ветераны Валиуллина Сәрия әби белән очрашуга бардылар. Ул хәзергесе вакытта балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтендә, аларның яратуын тоеп яши, балаларына изгелек теләп догалар укый. Изгелекләр кылып яшәү атнага түгел, ә гомергә сузылсын иде.

26 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында “ Без бердәм, бербөтен   халык” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Очрашуда авыл имамнары, татар теле һәм тарих укытучылары, китапханәчеләр катнашты.Чарада  район китапханәләр челтәре директоры Ризида Давлиева районыбызның имам хатибы  Фәләхиев, мәртәбәле кунак Талия Сәгыйть кызы чыгыш ясады. Һәркайсы үзенең чыгышында “терроризм “төшенчәсенең нинди зур афәт икәнен ассызыклады. “Ислам белән экстримизм бер яссылыкта бер ничек тә бергә була алмый” – дип үзенең чыгышын тәмамлады Исмәгыйл хәзрәт.

Килгән кунакларга   мәшһүр галим, дин белгече Галимҗан Баруди, Татарстанның беренче абыстае, күп кенә дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый турында видеофильм күрсәтелде. Шулай ук “Мәшһүр галимнәребез”, “Терроризм – угроза обществу” исемле китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, республикабызның барлык мәгариф учреждениеләрендәге кебек, бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп туры башланды. Фән олимпиадалары- укучыларга белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек тудыручы чара. Олимпиадаларда катнашучы укучыларга уңышлар телибез.

Балыклы башлангыч мәктәбендә кызыклы кешеләр белән очрашу матур гадәткә әйләнде. Авыл китапханәчесе белән бүгенге очрашу да балалар күңеленә кереп калырлык булды. Илсияр апалары аларга китапханәче  һөнәре турында сөйләде һәм балалар белән төрле конкурслар, викториналар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International