Бәйрәмнең төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге вакыт – баланың шәхесе формалаша торган чоры. Сәламәтлекне чыныктыру, әйлә-тирәне танып белү, үз үзеңне хөрмәт итәргә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур. Шул уңайдан Айдар мәдәният йорты директоры һәм китапханәче өчен Айдар "Ромашка" балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котларга мөмкинлек туды.
Аларга нык сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшләрендә зур уңышлар, киләчәк көннәрендэ дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килүен, якыннарының кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәүләрен теләдек.