26 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Экология һәм җәмәгать урыннары елы уңаеннан, "Туган як табигатеңне сакла"дигән табигатькә карата күзәтү үткәрелде. Бу экологик дәреснең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Икенчедән, кеше балачагыннан ук үзендә табигатькә сак караш тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын арттырып, берлектә яшәргә кирәк .