“ Без бердәм, бербөтен халык”

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

26 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында “ Без бердәм, бербөтен   халык” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Очрашуда авыл имамнары, татар теле һәм тарих укытучылары, китапханәчеләр катнашты.Чарада  район китапханәләр челтәре директоры Ризида Давлиева районыбызның имам хатибы  Фәләхиев, мәртәбәле кунак Талия Сәгыйть кызы чыгыш ясады. Һәркайсы үзенең чыгышында “терроризм “төшенчәсенең нинди зур афәт икәнен ассызыклады. “Ислам белән экстримизм бер яссылыкта бер ничек тә бергә була алмый” – дип үзенең чыгышын тәмамлады Исмәгыйл хәзрәт.

Килгән кунакларга   мәшһүр галим, дин белгече Галимҗан Баруди, Татарстанның беренче абыстае, күп кенә дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый турында видеофильм күрсәтелде. Шулай ук “Мәшһүр галимнәребез”, “Терроризм – угроза обществу” исемле китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International