ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген безнең Шәтке балалар бакчасына авылыбыз фельдшере Ильсияр апа килде. Ул балаларга грипп турында лекция сөйләде. Ильсияр апалары балалар белән  "Грипптан саклану чаралары" дигән темага әңгәмә үткәрде, шулайук ниөчен прививкадан курыкмаска кирәклеген аңлатты ,балалар прививканы үзләренең сәламәтлекләре өчен кирәк икәнлеген аңладылар.

Бүген тәрбияче балаларга нинди ризыклар ашарга кирәк, аларның файдасы нинди икәнлеге турында ңәгәмә үткәрде. Аннары балалар белән бергәләп, салат ясадылар. Балаларга салатларны  кечкенә яшьтән үк көндәлек ашау рационына кертергә кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш  составындагы туклыклы минераль матдәләр һәм витаминнар һәртөрле авыруларны булдырмый. Гади генә рецепт белән ясалган витаминлы  салатлар балаларның сәламәтлеге өчен икенче “дару” икәнен без исебездән чыгармаска тиеш. Көннәр суыту белән балаларның организмы авыртуларга тиз бирешүчән була, витаминнар җитми. Менә шуның өчен дә без бүген балалар белән сарымсаклы кишер һәм чөгендер салатлары ясадык. Бу беренчедән балаларны эш сөяргә өйрәтә, икенчедән  витаминлы салат төрләрен өйрәнәләр. Балалар салатларны ясарга бик теләп булыштылар. Үзләре ясаган салатларның файдалы булуы турында сөйләделәр. Ахырдан тәмле салатны ашап, рәхмәтләрен әйттеләр.

Китапханәче балаларны күңелле һәм мавыктыргыч презентация ярдәмендә китап белән ничек эш итәргә һәм аларны ничек сакларга икәнлеген аңлатты. Кагыйдәләрне искә төшергәннән соң, “Ягез әле,балалар” дигән мавыктыргыч викторина биремнәрен үтәделәр.

Балалар бакчасы балалар белән гөр килеп торды. Катнашучыларга килсәк, зурлар һәм мәктәпкәчә төркем балалары түземлек белән старт бирелүен көтте, ә инде уртанчылар төркем балалры янатарлар булдылар. Бар катнашканнарга ,Афәрин!

14нче сентябрь көнне Теләче 2нче  балалар бакчасы тәрбиячеләре Закирова А.Х.., Ярмиева З.М. һәм  музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. белән берлектә мәктәптә экскурсиядә булып кайттылар. Аларны мәктәптә  башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. каршы алды һәм экскурсия үткәрде. Балалар мәктәптә үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар.  Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып тизрәк  укырга бару теләге белән янып кайттылар. 

Җыелышуның төп темасы: пожарга каршы куркынычсызлык, үзара салым җыю, авыл чисталыгы.


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

26 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6,8 сыйныфларында юл хәрәкәте иминлеге буенча тәрбия сәгате уздырылды. Чараның беренче өлешендә укучылар юл билгеләренең төрләре хакында фикер алыштылар, кулланылышының әһәмиятен аңлаттылар.  Тәрбия сәгате ахырында юл билгеләре буенча белемнәрен викторина белән ныгыттылар.

Территориальный орган социальной защиты информирует Вас, что Согласно административному регламенту предоставления государственной услуги по назначению  субсидии-льготы семьям, имеющим трех и более детей в возрасте до 18 лет, включая приемных, получателями государственной услуги являются члены семьи, имеющей трех и более детей в возрасте до 18 лет, включая приемных. В связи с чем,  для назначения субсидии-льготы многодетной семье каждый родитель данной семьи должны подать заявление на себя с указанием своего банковского счета для перечислений. Например, заявитель мама - на себя и как законный представитель на своих детей. Папа - самостоятельно. С января 2018 года при отсутствии заявления от отца детей начисление субсидии-льготы прекратиться.

Бүген тәрбиячеләре  Л.Н.Рахимова  аларга “Йомшаккайны” алып килде. Т.Миңнуллинның “Мияу”шигыре белән танышып, песинең йомшак  йоннарын сыйпап рәхәтләнеп уйнадылар. Песи чыгарган “мияу” авазын, песи сүзен,”пес-пес” чакыруын  кабатладылар. Уйнап туйгач кына китте йомшак кунак, балалар кул изәп саубуллаштылар.

 23 сентябрь  көнне Арча районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре спартакидасының финал уеннары узды. Ярышларда бөтен республикадан җыелган укытучылар, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм Мәгариф министрлыгы командасы катнашты.

Спартакиада кысаларында педагоглар спортның 9 төре буенча көч сынашты:  җитәкчеләр йөгерүе, җиңел атлетика, озынлыкка сикерү, бадминтон, канат тарту, пневматик винтовкадан ату, мини-футбол, гер күтәрү һәм йөзү. Теләче җыелма командасы составында Баландыш төп мәктәбенең укытучылары  да катнашты.

Бадминтон:

Җаббаров Алмаз (Баландыш мәктәбе) – 1 урын

Җаббарова Гөлнара (Баландыш мәктәбе) – 3 урын

           Финал этабы нәтиҗәләре буенча, Теләче районы педагоглары җыелма командасы, үз эченә укучылар саны 3500 дән ким булган 24 район кергән группада 5 нче урынга лаек булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International