Лесной балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан төрле чаралар булып кына тора.

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген тәрбияче балаларга нинди ризыклар ашарга кирәк, аларның файдасы нинди икәнлеге турында ңәгәмә үткәрде. Аннары балалар белән бергәләп, салат ясадылар. Балаларга салатларны  кечкенә яшьтән үк көндәлек ашау рационына кертергә кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш  составындагы туклыклы минераль матдәләр һәм витаминнар һәртөрле авыруларны булдырмый. Гади генә рецепт белән ясалган витаминлы  салатлар балаларның сәламәтлеге өчен икенче “дару” икәнен без исебездән чыгармаска тиеш. Көннәр суыту белән балаларның организмы авыртуларга тиз бирешүчән була, витаминнар җитми. Менә шуның өчен дә без бүген балалар белән сарымсаклы кишер һәм чөгендер салатлары ясадык. Бу беренчедән балаларны эш сөяргә өйрәтә, икенчедән  витаминлы салат төрләрен өйрәнәләр. Балалар салатларны ясарга бик теләп булыштылар. Үзләре ясаган салатларның файдалы булуы турында сөйләделәр. Ахырдан тәмле салатны ашап, рәхмәтләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International