Мәктәпкә экскурсия

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

14нче сентябрь көнне Теләче 2нче  балалар бакчасы тәрбиячеләре Закирова А.Х.., Ярмиева З.М. һәм  музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. белән берлектә мәктәптә экскурсиядә булып кайттылар. Аларны мәктәптә  башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. каршы алды һәм экскурсия үткәрде. Балалар мәктәптә үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар.  Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып тизрәк  укырга бару теләге белән янып кайттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International