26 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6,8 сыйныфларында юл хәрәкәте иминлеге буенча тәрбия сәгате уздырылды. Чараның беренче өлешендә укучылар юл билгеләренең төрләре хакында фикер алыштылар, кулланылышының әһәмиятен аңлаттылар. Тәрбия сәгате ахырында юл билгеләре буенча белемнәрен викторина белән ныгыттылар.