25 сентябрьдә «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары сугыш һәм тыл ветераннарына кулларыннан килгән ярдәм күрсәттеләр. 9 сыйныф укучылары бу юлы ветеранның өен җыештырдылар. Миңлегөл апа балаларның килүен һәрчак көтеп ала, алар белән тормыш тәҗрибәсен уртаклаша.
Айсылу Аскарова балаларга иминиятләштерү ни өчен кирәк икәнлеген аңлатты. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Мондый куркынычсызлыкларны кисәтү максатыннан китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелеп килә. Чит кешеләрдән саклану, “терроризм” төшенчәсенең эчтәлеген китап укучыларга аңлату китапханә эшчәнлегенең бурычы булып санала. Шул уңайдан 23 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә “Без терроризмга һәм экстремизмга каршы ” дип исемләнгән әңгәмә –кичә үткәрелде. Бу чарада авыл яшьләре катнаштылар.
Туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану кебек хисләр тәрбияләү максатыннан уздырылган конкурска Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова “Туган авылымның тарихы” номинациясенә иҗади эшен җибәрде.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә “Тынычлык күгәрчене” исемле патриотик акция үткәрелде. Чара барышында укучылар тематик шигырьләр укыдылар, җирдәге тынычлык турында җырладылар. Соңыннан, акциядә катнашучылар кәгазьдән ясалган ак күгәрченнәрне күккә очырдылар. Бу күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында һаләк булган авылдашларыбызның исемнәре язылган иде.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла.Өлкән кешеләр-безнең әти-әниләребез,әби- бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән,тормышның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә кирәк. Без , Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, бу көнгә ныклап әзерләнәбез: шигырьләр ятлыйбыз, яңа җырлар , биюләр өйрәнәбез. Өлкәннәребезгә үзебез ясаган бүләкләребезне тапшырачакбыз.
23 сентября 2017 года в Арском районе состоялся финальный этап летней Спартакиады работников образования Республики Татарстан. В соревнованиях приняли участие педагоги, руководители управлений и отделов образования из всех районов республики и команда Министерства образования и науки РТ