Өлкәннәргә бүләк әзерлибез

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Илебез  буенча октябрь ае  башында  Өлкәннәр  көне уздырыла.Өлкән  кешеләр-безнең  әти-әниләребез,әби- бабайларыбыз. Алар бик күп  авырлыклар  күргән,тормышның  ачысын-төчесен  татыган  кешеләр. Аларны  өлкән  булган  өчен  генә  түгел, әби-бабайларыбыз  булган  өчен  дә  хөрмәт  итәргә  кирәк. Без , Олы  Мишә  урта  мәктәбенең  башлангыч  сыйныф  укучылары, бу  көнгә  ныклап  әзерләнәбез: шигырьләр  ятлыйбыз, яңа  җырлар , биюләр  өйрәнәбез. Өлкәннәребезгә  үзебез  ясаган  бүләкләребезне  тапшырачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International