23 сентябрь көнне Арча районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре спартакидасының финал уеннары узды.

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Ярышларда бөтен республикадан җыелган укытучылар, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм Мәгариф министрлыгы командасы катнашты.

Спартакиада кысаларында педагоглар спортның 9 төре буенча көч сынашты:  җитәкчеләр йөгерүе, җиңел атлетика, озынлыкка сикерү, бадминтон, канат тарту, пневматик винтовкадан ату, мини-футбол, гер күтәрү һәм йөзү. Теләче җыелма командасы түбәндәге призлы урыннарны яулады:

Бадминтон:

Җаббаров Алмаз (Баландыш мәктәбе) – 1 урын

Җаббарова Гөлнара (Баландыш мәктәбе) – 3 урын

Пневматик винтовкадан ату:

Гатиятов Рәсип (Теләче мәктәбе) – 2 урын

           Финал этабы нәтиҗәләре буенча, Теләче районы педагоглары җыелма командасы, үз эченә укучылар саны 3500 дән ким булган 24 район кергән группада 5 нче урынга лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International