Халыкара тынычлык көненә багышланган “Тынычлык күгәрчене” патриотик акциясе.

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Берләшкән Милләтләр Оешмасы  Генераль Ассамблеясе карары белән 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп  үтелә. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә “Тынычлык күгәрчене” исемле патриотик акция  үткәрелде. Чара барышында укучылар тематик шигырьләр укыдылар, җирдәге тынычлык турында җырладылар. Соңыннан, акциядә катнашучылар кәгазьдән ясалган ак күгәрченнәрне күккә очырдылар. Бу күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында һаләк булган авылдашларыбызның исемнәре язылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International