Туган илебезнең кояшлы күген кара болытлар капламасын,җиребез тыныч булуын теләү,балаларда туган җиргә мәхәббәт,Бөек Ватан сугышында көч куйганнарга һәм хәлак булганнарны онытмау, акциянең төп максаты иде.Батыр сугышчылар көче белән ирешелгәгән җину булганага аяз күгебездә ак күгәрченнәр оча. Кугәрчен- ул тынычлыкны,чисталык һәм өметне, мәхәббәтне белдерә. Күгәрченнәрне очырып без, изге теләзкләребезне теләдек.
22 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең математика укытучысы Замалутдинова А.Р. Яшел Үзән шәһәрендә семинарда булып кайтты. Әлеге семинарда укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү мәсьәләләре каралды.
22 сентябрь көнне МЦ “Олимп” һәм ОДМСиТ белән берлектә МБУ “ФОРПОСТ” оешмасы Батыр спорткомплексында “Экстремизмга – Юк!” айлыгына багышлап районыбыз мәктәпләре укучылары арасында мини – футбол буенча ярыш уздырды. Җиңүче командалар граматалар белән бүләкләнеп, уеннарда катнашкан һәр укучыга тематик магнитлар һәм брошюралар өләшенелде.
Табигать һәм кеше – әдәбиятта мәңгелек темаларның берсе. Акция кысаларында китап укучылар М. Пришвинның, К.Паустовскийның, В.Аставьев һәм Ф.Абрамовның хикәяләрен һәм повестьларын укыдылар.
Балаларны мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г каршы алды. Ул балаларның күплегенә сөенде, һәм мәктәп белән таныштыруны яңа төзелгән парктан башлап җибәрде. Аннан балалар мәктәпнең эченә үттеләр. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис иттеләр. Шулай ук балалар китапханәдә, музейда булдылар. Укытучылар һәм укучылар балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм тагын бер елдан зирәк һәм акыллы балалар булып үсеп , белем алырга дип мәктәптә укырга килүләрен көтеп калуларын әйттеләр.
21 сентябрь көнне Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы балалары тәрбияче Хузина Р.Г. белән берлектә экскурсиягә бардылар. Тәрбияче көзге табигатьнең матурлыгына сокланырга әйдәде, һава, җир, кояш, үсемлекләргә игътибар итәргә өйрәтте. Балаларга саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды. Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды
Шул уңайдан 21 сентябрь көнне Айдар мәдәният йортында «Илнең төп байлыгы» дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Презентация үз эченә урманчылык хезмәтен, табигатен, үсемлекләрен, хайваннарын һәм аларга багышланган шигырь-мәкальләрне сыйдырды. Әлеге чара урман хезмәткәрләрен хөрмәтләп, урманнарыбызны саклап, тәрбияләп тору йөзеннән уздырылды
20 сентябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты директоры Субаш авылында яшәп 65 яшьлек юбилей кичәсен уздырган Павлова Зоя Ивановнаның портрет кичәсендә катнашты һәм чын йөрәктән чыккан котлауларын җиткерде һәм җырларын башкарды. Зоя Иванова "Нардуган" керәшен халык ансамбленең җитәкчесе һәм солисты буларак куп хезмәт куйган кеше. Юбилярга бары исәнлек- саулык, тромышында тынычлык телисе килә.
Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Янсын гомер учагы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә язучының китаплары һәм язмалары куелды.