Балаларны мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г каршы алды. Ул балаларның күплегенә сөенде, һәм мәктәп белән таныштыруны яңа төзелгән парктан башлап җибәрде. Аннан балалар мәктәпнең эченә үттеләр. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис иттеләр. Шулай ук балалар китапханәдә, музейда булдылар. Укытучылар һәм укучылар балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм тагын бер елдан зирәк һәм акыллы балалар булып үсеп , белем алырга дип мәктәптә укырга килүләрен көтеп калуларын әйттеләр.