ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Нәниләргә балалар китаплары һәм аларны иҗат итүчеләр – язучылар, рәссамнар  турында сөйләде. Балалар “Татар халык әкиятләре” китабын тыңлагач, бик кызыксынып әкият геройлары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Алар серле китаплар илендә күңелле ял иттеләр.  Чөнки, китаплар нәниләр күңелен рухи яктан баеталар, игелекле һәм гүзәл булырга өндиләр. Ахырда, китапханәче сабыйларны әти-әниләре белән бергә ешрак китапханәгә йөрергә чакырды.

Баландыш төп мәктәбендә «Тынычлык күгәрчене» акциясе булып узды. Бөтен дөньяда тынычлыкны саклау максатыннан уздырылган акциядә   укучыларыбыз актив катнаштылар. Алар шарларга бәйләп, шатланып очырган ак күгәрченнәр, җир йөзенә тынычлык теләп, зәңгәр күккә юл алды. Әлеге кәгазь күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда армый-талмый эшләгән әби-бабайларның исемнәре язылган иде. Күкләребез һәрчак аяз булсын!

Тәкъдим ителгән күргәзмәдә балалар искитмәле сер белән тулы диңгез төбендә гаҗәеп серле тере җаннар яшәве турында мәгълүмат алдылар. Бик күп кызыклы яңалык белән таныштылар.

Его цель - укрепление межнационального и межконфессионального согласия в республике, а также профилактика экстремизма и терроризма. 20 сентября, в Ямбулатской сельской библиотеке  в рамках этого месячника была проведена беседа на тему: «Мы против экстремизма». Библиотекарь Шакурова Г.М. для 1-4 классов рассказала об опасности терроризма и экстремизма.

Алар өчен китапханәдә “Китапларда кунакта” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче китапханә белән таныштырып узды.

21 сентябрь көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә  китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте.  Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый  юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен- китап укучылар саны арту белән бик отышлы.

 

Айлыкның максаты – милләтара дуслыкны ныгыту, экстремизм һәм терроризмга каршы профилактик чаралар үткәрү. Китапханәче Галимуллина К.Х.  халыкка экстремизмга каршы листовкалар таратты, аңлату эшләре алып барды.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 20 сентябре көнне  Алан, Игенче, Таң хуҗалыкларында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия тарафыннан министрлыкка “Лучший комбайнер” конкурсына тапшырылган суктырылган икмәк һәм урылган игеннәр буенча бирелгән мәгълүмәт тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә бирелгән мәгълүмәтләрдә аерма табылмады.

Даими китаплар алып торалар, мәдәни чараларда актив катнашалар. 21 сентябрь көнне укучылар белән обелиск янында үскән чүп үләннәрдән арындырдык. Бу чара да, үз чиратында, үзебез яшәгән мөхиткә, аның үткәненә игтибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International