«Тынычлык күгәрчене» акциясе

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Баландыш төп мәктәбендә «Тынычлык күгәрчене» акциясе булып узды. Бөтен дөньяда тынычлыкны саклау максатыннан уздырылган акциядә   укучыларыбыз актив катнаштылар. Алар шарларга бәйләп, шатланып очырган ак күгәрченнәр, җир йөзенә тынычлык теләп, зәңгәр күккә юл алды. Әлеге кәгазь күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда армый-талмый эшләгән әби-бабайларның исемнәре язылган иде. Күкләребез һәрчак аяз булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International