21 нче сентябрь көнне сәг.9.30 да “Тынычлык күгәрчене” дип исемләнгән халыкара акция старт алды. Акциядә Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең укучылары һәм укытучылар коллективы актив катнашты. Алар тынычлык шарларын зәңгәр күккә очырттылар. Ә шарларга Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм тыл ветераннарының исемнәре язылган күгәрченнәр ябыштырылган иде. Бу тәрбияви чарадан беркем дә читтә калмады.
Теләче муниципаль районы территориясендә бик күп чишмәләр бар. Шуларның берсе Комаровка авылында урнашкан. Бу чишмә бик күп еллар инде Комаровка авылы халкы өчен генә түгел Теләче авылы халкы өчен дә саф , салкын су чыгынагы булып тора. 2016 елны җирле үзидарә һәм авыл халкы ярдәме белән бу чишмәне төзекләндерү эшләре алып барылды.
Яңартылган чишмәне күрсәтү максаты белән, зурлар төркеме тәрбиячеләре 19нчы сентябрь көнне балалар өчен экскурсия оештырдылар.Экскурсия барышында балалар чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук тәрбиячеләре аларга табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында да яңадан бер кабат искәрттеләр.Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды.
Әлеге чарага 7 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Очрашуда Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашып «Терроризм – угроза обществу» исемле презентация күрсәттеләр һәм буклетлар өләштеләр.
20 сентябрь көнне, Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре, 40 елдан артык татар теле һәм әдэбият укытучысы булып эшлэгэн, Павлова Зоя Ивановнаның юбилей кичәсен оештырдылар. Бу кичәдэ авыл халкы, төрле елларда укып чыккан укучылары, балалары һәм читтән кайткан бик күп кунаклар катнашты.
Олы Мишә урта мәктәбе “Юнармия” отрядына йөрүче укучылар “Тынычлык күгәрчене” исемле акциядә катнаштылар. Укучылар үз куллары белән күгәрченнәр ясадылар, күгәрченнәргә сугышта вафат булган бабаларының исемнәрен яздылар. Исемле күгәрченнәрне шар белән һавага очырып, алар бабаларын искә алдылар.
Бүген Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Тынычлык күгәрчене” акциясе уздырылды. Акциянең максаты – бөтендөньяда тынычлыкны саклау. Чарада катнашкан укучылар үз максатларына ирештеләр, тынычлык шарлары ак күгәрченнәрне ияртеп зәңгәр күккә күтәрелде.
20 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен "Таныш булмаган кешеләрдән саклан" дигән информация сәгате үткәрелде. Әңгәмә барышында, балаларга чит-ят кешеләр белән үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында яхшылап төшендерелде.
Әлеге чарага 7 нче сыйныф укучылары һәм Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлеге мөдире Емельянов Юрий Иванович чакырылды. Ул кеше тормышына куркыныч янаган очракларда һәм төрле ситуацияләрдә үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук алынган белемнәрне көндәлек тормышта ничек кулланып булуы турында аңлатты. Очрашу җылы, дустанә шартларда үтте. Укучылар Юрий Ивановичны игътибар белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Әңгәмә ахырында «толерантлык» темасына видеоролик күрсәтелде.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә 9нчы сыйныфында әти- әниләр җыелышы булып үтте. Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтҗанова Н.Н. әти- әниләрне, укучыларны чыгарылыш сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханнары үзенчәлекләре белән таныштырды, фән укытучылары исә үз фәннәре буенча имтиханнарга әзерлек планнары белән таныштырдылар.