Нәниләргә балалар китаплары һәм аларны иҗат итүчеләр – язучылар, рәссамнар турында сөйләде. Балалар “Татар халык әкиятләре” китабын тыңлагач, бик кызыксынып әкият геройлары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Алар серле китаплар илендә күңелле ял иттеләр. Чөнки, китаплар нәниләр күңелен рухи яктан баеталар, игелекле һәм гүзәл булырга өндиләр. Ахырда, китапханәче сабыйларны әти-әниләре белән бергә ешрак китапханәгә йөрергә чакырды.