Шул уңайдан 21 сентябрь көнне Айдар мәдәният йортында «Илнең төп байлыгы» дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Презентация үз эченә урманчылык хезмәтен, табигатен, үсемлекләрен, хайваннарын һәм аларга багышланган шигырь-мәкальләрне сыйдырды. Әлеге чара урман хезмәткәрләрен хөрмәтләп, урманнарыбызны саклап, тәрбияләп тору йөзеннән уздырылды