22 сентябрь көнне МЦ “Олимп” һәм ОДМСиТ белән берлектә МБУ “ФОРПОСТ” оешмасы Батыр спорткомплексында “Экстремизмга – Юк!” айлыгына багышлап районыбыз мәктәпләре укучылары арасында мини – футбол буенча ярыш уздырды. Җиңүче командалар граматалар белән бүләкләнеп, уеннарда катнашкан һәр укучыга тематик магнитлар һәм брошюралар өләшенелде.